8 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Чепьядагы “Наз” үзәгенә багышлана
Әлеге шигъри юлларны район пенсионерларын тернәкләндерүгә зур өлеш керткән, олы хөрмәткә лаек булган Тәнзилә Салих кызы Зәкиева җитәкләгән Чепьядагы "Наз" төркеменә багышлыйм.
-
“Магнит” кибетендә төп башына утырта яздылар
Бәйрәм ялларында бистә үзәгендәге "Магнит" кибетендә продукцияләр һәм көнкүреш кирәк-яраклары җыйдым да сузылып киткән чиратка килеп кушылдым. Минем алда чиратта ике хатын-кыз басып тора иде.
-
Трассада туңып үлгән Эдуард Зиннуровны соңгы юлга озаттылар
Ишеткәнсездер, берничә көн элек Оренбургта трассаларны яптылар, күп машиналар, шактый кеше, шул исәптән балалар буран тозагында калды. Үлем-китемсез дә булмады. 31 яшьлек Орск егете Эдуард Зиннуровны тәүлектән артык эзләделәр. Аның белән элемтә Орск-Оренбург трассасының 68 километрында, Медногорск шәһәре тирәсендә өзелгән.
-
Яңа ел ялларын күмер самавырыннан чәй эчеп, уха ашап үткәрдек
10 көнгә сузылган ялда өйдә тик яту ялыктыра, дип зарланырга яратабыз. Ә бит аны җанлы һәм истә калырлык итү үзебездән тора!
-
Түбән Кенәнең яңа клубын маймыллар баскан (фото)
Бусаганы Маймыл елы атлап керде. Шуңа да кем ничек булдыра ала, шулай маймылланып каршы алды 2016нчы елны.
-
Инша-эссе "Без башка илләргә бармак төртеп күрсәтеп: "Аларда да коррупция әз түгел" димәскә, ә үзебезнең эчке проблемаларны хәл итә белергә тиеш" ( Д.А. Медведев)
Ришвәтчелеккә каршы көрәш, гомумән, коррупциянең тамырына балта чабу турында Д.А. Медведев президент булып сайланганның беренче көннәреннән үк сөйли башлаган иде. Ул : "Без башка илләргә бармак төртеп күрсәтеп: "Аларда да коррупция әз түгел" димәскә, ә үзебезнең эчке проблемаларны күрә белергә тиеш",- дигән. Әйе, аның фикере белән килешмичә һич мөмкин түгел....
-
Балтач урта мәктәбе укучылары ял итә белә (фото)
Балтач урта мәктәбенең 5А сыйныф укучыларын кышкы салкыннар куркытмый. Алар 6 гыйнвар көнне «Сабантуй» ял паркында пылау ашап, чәйләр эчеп, чана шуып, ял иткәннәр.
-
Чыршы тирәли уеннар дәвам итә
Бәйрәм ялларында Чыршы тирәсендә вәгъдә ителгән уеннар матур гына бара, чираттагысын районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге һәм әлеге бүлеккә караучы "Факел" клубы, "Хыял" яшьләр үзәге, ДЮСШ хезмәткәрләре үткәрде.
-
Путин йөк машиналарын транспорт салымыннан азат итәргә кушты
РФ Президенты Владимир Путин авырлыгы 12 тоннадан арткан йөк машиналарын транспорт салымыннан азат итү тәкъдимен гамәлгә ашырырга боерды.
-
Пүскән егете Фәнис Гарифуллин Норма сәхнәсен яулый
Пүскән авылында гомер итүче Гарифуллиннар гаиләсе турында бер язган идек инде. Алар гаиләсендә бар да җыр-моңга гашыйк. Кили мәдәният йортында аншлаг белән үткән концерттан соң халык соравы буенча, әлеге концерт Норма мәдәният йортында да күрсәтеләчәк.
-
Нөнәгәргә Лапландия Кыш бабае килгән
Авылларда үткән бал-маскарад кичәләрендәге истәлекле мизгелләр белән уртаклашуны дәвам итәбез.
-
2016 ел Россиядә - кино, ә Татарстанда - су саклау зоналары елы
Татарстан Республикасы Президенты Парклар һәм скверлар елы кысаларында алып барыла торган эшләрнең дәвамы буларак, 2016 елны Татарстанда Идел һәм Чулман Су саклау зоналары елы дип игълан итте.