РФ Президенты Владимир Путин авырлыгы 12 тоннадан арткан йөк машиналарын транспорт салымыннан азат итү тәкъдимен гамәлгә ашырырга боерды.
Шулай итеп, Россия Хөкүмәте быелның 1 апреленә кадәр әлеге тәкъдимне җиренә җиткереп башкарырга тиеш була. Бу хакта Кремльнең рәсми сайты хәбәр итә. Моннан тыш Министрлар Кабинеты юл фонды кеременең күпмегә кимүен һәм компенсациянең башка чыганакларын ачыкларга тиеш була, дип яза Интертат.ру басмасы
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев