Хезмәт

14 март 2013 яңалыклары

  • 14 март 2013 - 09:27
    Аерылмыйк!
    Һәр ел саен 2 мәртәбә без «Хезмәт» газетасын укучы райондашларга мөрәҗәгать итәбез. Быелның 2нче яртыеллыгы өчен, ташламалы бәяләрдә, 1нче апрельгә кадәр «Хезмәт»кә язылу мөмкинлеге бар. Форсатны кулдан ычкындырмыйк, аерылмыйк, бергә булыйк! Үзегезнең хат ташучыларга, элемтә бүлекчәләренә мөрәҗәгать итсәгез, яңа елга кадәр «Хезмәт»ле булырсыз.
    0
    0
    0
  • 14 март 2013 - 09:19
    Яхшы уенчылар
    Яшь хоккейчыларның А.Тарасов исемендәге «Алтын алка» клубы призына ачык хоккей мәйданчыкларында уйнаучы командалар арасында Болгар шәһәрендә узган ярышларда 1998-1999нчы елгы яшьләребез беренче булдылар.
    257
    0
    0
  • 14 март 2013 - 09:16
    Гаилә учагы
    Бу заманда кайбер каты бәгырьле адәмнәр үз әти-әниләре белән дә җылы мөнәсәбәт урнаштыра алмыйча, аларны кимсетеп яшәгәндә, яныбызда олы йөрәкле райондашларыбыз барлыгын күреп куанабыз.
    615
    0
    0
  • 14 март 2013 - 05:46
    Әйтер сүзегез булса... Шалтыратыгыз: 2-43-82
    «Авылыбыз фельдшеры Рәйханә Нуриеваны үз хезмәтенә бирелгәнлеге, һәрвакыт ярдәмгә ашыгуы, тәмле теле, якты йөзе өчен тирән хөрмәт итәбез», дип шалтыраталар Әтнә авылыннан. - Эше шул дияр кайберәүләр. Әмма авыл халкына гына хезмәт күрсәтеп калмыйча кунакка кайткач, авырып киткән балаларны да, зурларны да кире бормый ул. Полисың юк яки син безнең...
    0
    0
    0
  • 14 март 2013 - 05:05
    Без беренче унлыкта
    Яшел Үзән шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең беренче кышкы спартакиадасы булып узды. Җиде төрле спорт ярышында катнашып, безнекеләр беренче унлыкка эләкте.
    189
    0
    0
  • 14 март 2013 - 04:49
    Өең дә җылы, суың да кайнар
    «Үзәктән җылыту бетәчәк дип һәр фатирга газ мичләре урнаштыра башладылар. Халыктан чираттагы акча җыю өчен генә башланган кампания түгелме соң бу? Әле аның шунда ук чыгарып түләргә акчасы бармени? Үзәк җылыту системаларын өзеп салкын фатирларда утырып калмабызмы соң без?» - дигән сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр булды. Ә без үз чиратыбызда,...
    234
    0
    0
Реклама