Яхшы уенчылар
Яшь хоккейчыларның А.Тарасов исемендәге «Алтын алка» клубы призына ачык хоккей мәйданчыкларында уйнаучы командалар арасында Болгар шәһәрендә узган ярышларда 1998-1999нчы елгы яшьләребез беренче булдылар.
Соснадан Фидан Габдрахмановка «Иң яхшы уенчы» призы тапшырылды. Киров өлкәсенең Вятка Аланы районы Урта Шөн авылында Социалистик Хезмәт Герое Т. Галиәхмәтов истәлегенә узган хоккей ярышларында Сосна мәктәбенең 1998-1999нчы елгы егетләр командасы (тренеры И.Гыйбадуллин) икенче урында калды. Команда уенчысы Фидан Габдрахманов әлеге ярышларның «Иң яхшы уенчы»сы булып танылды.
Зәй шәһәрендә Олимпия уеннары чемпионы Ф.Симашев истәлегенә оештырылган «Яшь динамочы» Бөтенроссия чаңгы ярышларында СССРның спорт остасы Рәлиф Әскәров җитәкчелегендәге 1995- 1996нчы елгы чаңгычыларыбыз Татарстанда - өченче, авыл районнары арасында - икенче, Россиядә җиденче урынны яулады.
Кукмарада республиканың Төньяк регионнары беренчелегенә узган ачык шахмат турнирында Балтач гимназиясеннән Илсаф Шакиров һәм Тимерхан Әкбәров, Балтач мәктәбеннән Гөлшан Сөләймановадан торган командабыз 2002-2004нче елгылар арасында өченче призлы урынны яулап кайтты. Тренерлары Ландыш Гарифуллина исә зурлар арасында икенче булды.
Фото интернет челтәреннән алынды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 14:46Авитаминоз авырумы, әллә организмның «көйсезләнүе» генәме? Авитаминоз турындагы төп сорауларга табиб-терапевт җавап бирә.4901
-
4 март 2021 - 13:213 нче дәрәҗә дипломантлар, безнең укучылар Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивалендә Балтачлар җиңүчеләр рәтендә 💃🏻✨🌈7001
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13201
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар42700
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.33400
-
3 март 2021 - 13:21Эш көнен кыскартырга тәкъдим итәләр Русиядә 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен эш көне озынлыгын кыскартырга тәкъдим иттеләр.44801
-
2 март 2021 - 20:11Сөйләшер сүзләр күп җыелган... Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр мәктәп елларында салына.42002
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика