12 апрель 2017 яңалыклары
-
Сулар чыкты, кыр казлары очты…
Табигатьтә яз исе сизелә башлады. Җылы яңгыры да коеп үтте. Болыннарга сулар җәелде.
-
"Маяк"та элиталы сортлар белән эшлиләр
10 март көнне "Маяк" җәмгыятендә районыбызның барлык баш инженерлары катнашында транспортларга техник күзәтчелек үткәрелгән иде. Инде шул вакыттан язгы чәчүгә тулысынча әзер булган техника паркына артык тукталып тормыйча, чәчеләсе мәйданнар, яңа төр орлыклар һәм алга куелган максат-бурычлар хакында җәмгыятьнең баш агрономы Тәбрис Галимуллин белән сөйләштек.
-
Иң рәхәт вакыт?! – Сәхнәләрдән бүләк алганда... (+фоторепортаж)
Шөкер, киләчәгебезгә караш әйбәт бездә, район сәхнәсендә балалар гына катнашында нинди генә концерт-тамаша булмасын, тамашачы зал тутырып килә. Әти-әниләре килгәнгә шулай ул димәгез, балалар концерты күңелле була бит ул, дип башкалар да ашкына бирегә.
-
“Тамырлар корыса, аларны яңартып булмый!”
Һәрбер милләтнең үз йөзе, сәнгате, әдәбияты бар. Гасырлар аша алар аны саклап киләләр. Керәшен халкы да ана телен, сәнгатен халыкка җиткерү юнәлешендә киңкырлы эшләр башкара.
-
Карадуганга шахмат ярышларына рәхим итегез!
15 апрель көнне Карадуганда "Игенче" җәмгыяте призына традицион шахмат ярышлары үткәрелә.
-
Хикмәтле каләм
Җитәкче өчен пенсиягә чыгу - үзе олы сынау. Дөрес, эштән туктауны гади эшче дә авыр кичерә диләр анысы. Коллективтан, җәмгыятьтән аерылу беркемгә дә җиңел түгелдер. Тикмәгә генә, пенсиягә чыгу - кирәксезгә чыгу димиләр. Килешәсездер, нәкъ менә шушы кирәксезлек дигәне җитәкче даирә өчен икеләтә сынауга әйләнә дә инде.
-
Балтач Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршыларга без әзерме?!
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелендә узган киңәшмәдә көн үзәк мәсьәләнең берсе булып, Бөек Җиңүнең 72 еллыгына әзерлек темасы күтәрелде.
-
Балтачта беседкадан җилләр искән
Балтач бистәсенең элеккеге автовокзал каршындагы беседканы юк иткәннәр.
-
Балтачта ике көнгә контейнерлар куела
Игътибар! балтач бистәсендә ике көнгә контейнерлар куелачак.
-
Илдар Усманов: "Террозимга юк дип жавап бирик!"
Хөрмәтле райондашлар! Балтач районы буенча Россия Федерациясе эчке эшләр бүлеге үзенең эшен полиция Федераль законы нигезендә hәм Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы боерыкларына, күрсәтмәләренә нигезләнеп башкара.
-
Кунырда йолдызлар кабыздылар (+фоторепортаж)
10 апрель көнне Куныр урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары оештырылды.
-
Калык кичабонъёссэ ӧз жаля (+фоторепортаж)
28-тӥ мартэ Ципья культура юртлэн сцена вылаз ортчиз Шор Кушкет гурт поселенилэн художественной самодеятельностья смотрез.
-
Түнтәрдә яшәүче ФӘНИЯ ГАРИФУЛЛИНАга 60 яшь
Түнтәрдә яшәүче ФӘНИЯ ГАРИФУЛЛИНАга 12 апрель көнне 60 яшь тула.
-
Кенәбаш авылында яшәүче олы хөрмәткә лаек әтиебез МАНСУР МӘННӘН улы ФӘЙЗРАХМАНОВның 65 яшьлек олуг юбилее
Кенәбаш авылында яшәүче олы хөрмәткә лаек әтиебез МАНСУР МӘННӘН улы ФӘЙЗРАХМАНОВның 12 апрельдә 65 яшьлек олуг юбилее. Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да...
-
Безнең сафлар арта яки Балтачыбызда яшь журналистикалар үсеп килә(+фоторепортаж)
Түнтәр мәктәбендә Junior Skills стандартлары буенча "Яшь профессионалларның" муниципаль чемпионаты кысаларында үткән журналистика компетенциясендә өметле каләм чарлаучылар белән очраштык.