20 май 2017 яңалыклары
-
“Мин бик кирәкле кеше булдым”, ди 26 ел токарь булып эшләгән Рәкыйбә Фәхретдинова (фото)
- Һәм менә шуңа да эшемнең авырлыгын да сизмәдем, ир-ат эше дип уйлый да белмәдем, - дип өсти. - Эшеңнең, үзеңнең кирәклегеңне тою бик зур нәрсә бит ул, ул сиңа көч бирә, әйтеп бетергесез рәхәтлек китерә. Без яшь чакта бәхетемне эштә таптым дигән канатлы сүзләр бар иде, минем очракта бу...
-
Бүген Болгар шәһәрендә изге Болгар җыенында балтачлылар катнашты
922 елда Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә багышланган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
-
Алсу Фазлыева: "Азатны өшкерделәр" (видео)
akcharlak.com
-
Әзер рассада сатучы Рәдис Хәкимҗанов: Помидорны урталай сындырып утыртырга да мөмкин
Хәзер кеше бик рәхәт яши: керне "автомат" юа, өй телефонының хаҗәте юк, кесәдә кәрәзлесе. Рәхәткә чыктык, Аллага шөкер. Авыл халкы хәзер мал асрап азапланмый. Шуңа өстәп, хәзер күпләр рассада утыртып та мәшәкатьләнми.
-
Көтүләр чыгар чаклар (фото)
язга чыгуга, авылныкылар дүрт күзләп көтә торган шундый бәйрәмнәрнең берсе - көтү чыккан көн.
-
Өстәмә акча эшлим дисәң...
Районыбызда үз хуҗалыгында өстәмә акча эшләргә теләүчеләр арта. Сөткә бәяләр күтәрелү, тотрыклылану, хөкүмәтнең субсидияләр белән кызыксындыруы эзсез калмады - соңгы елларда сыер асраучылар саны сизелерлек үсте.
-
Рәхмәт әйтә беләбезме?
Бүген еш кына рәхмәтнең дәрәҗәсе калмады, аны кирәксенүче дә, "коры" рәхмәтеңне кабул итүче дә юк дисәк тә, аны сүзлегебездән бөтенләй алып ташлау да дөрес булмас иде.
-
Җәй җитә, җәй…
Балтач бистәсенеӊ үзәк мәчетендә лагерь башланып китәчәк.
-
XX нче «Бәллүр каләм» Балтачта (фото)
Дөрес, хәзергә районыбыз «Хезмәт» газетасы аерым номинациядә җиӊүче булды. Ә бит жюрига барлыгы 2 меңнән артык эш тәкъдим ителгән булган.
-
Сагышларны гармун басар (видео)
Һәр авылда үзгә урын тоткан, тормышка карашы, кешеләргә мөнәсәбәте, үзенә генә хас булган эш-гамәлләре белән аерылып торган «герое» була. Таузар авылыныӊ шушындый шәхесе, атаклы тальян остасы Фәргать Усмановка багышланган кичә нәкъ менә халыкныӊ ихлас теләге һәм башлап йөрүчеләрнеӊ йөрәк кушуы буенча оештырылган булуы чараныӊ һәр мизгелендә тоемланды шул.
-
«Ремонт түгел, могҗиза»
"Во!" диярлек шул. Түбәдән башлап, тәрәзә-ишекләр, электр челтәре, канализация, вентиляция, җылыту системасы, түшәм, идән, стеналар, туалетлар, кухня-прачкалар яңартылган. "Хан заманындагы" агач шкафлар җете төсләрдәге заманчаларына алыштырылган.
-
Рамазан аена ничек әзерләнергә? (киңәшләр тупланмасы)
Мөселманнарның ел буена сагынып көткән ае - Рамазан ае башланырга санаулы көннәр калып бара. Ислам календаре ай циклы буенча төзелә. Шуңа күрә һәр ел Рамазанның башы һәм ахыры төрле көннәргә туры килә.
-
Сездән – сорау, бездән – җавап
Хөрмәтле редакция! Соңгы вакытта бөтен кеше үзәк хастаханәдәге хирурглар китә икән дип сөйли. Янәсе, торыр урыннары юк, шуңа күрә башка районга күчәләр икән, анестизиолог та калмаган, диләр. Бу сүзләр дөресме?
-
Әтиебез РӘФКАТЬ ГАБДЕЛХӘЙ улы ГАБДЕЛХАКОВның 50 яшьлек юбилее
Шода авылында яшәүче әтиебез РӘФКАТЬ ГАБДЕЛХӘЙ улы ГАБДЕЛХАКОВның 20 май көнне 50 яшьлек юбилее.
-
Сөт арта, бозау кими яки резервлар кайда?
Үткән атнада "Алга" күмәк хуҗалыгына районның барлык рәисләре, баш зоотехник һәм икътисадчылары җыйналды. Терлекчелектәге дүрт айлык нәтиҗәләргә багышланган киңәшмә-семинарның чираттагысы шушында үтте.