922 елда Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә багышланган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Президентның Болгарга сәфәре кысаларында, "Кол Гали" кунакханә комплексының төзелеш мәйданчыгын, "Ак мәчет" комплексын карап чыгуы ниятләнде. Президент һәм башка рәсми затлар Болгар ислам академиясен йөреп чыкты. Соӊыннан "Изге Болгар җыены" чараларының тантаналы ачылышы булды. "Габдрахман сахабә коесы" на бару да чараның бер бизәге булды.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин Балтач делегациясен җитәкләде. Көндезге сәгать 12 дә Җәмигъ мәчетендә балтачлылар Өйлә намазы укыдылар. 100дән артык райондашыбыз бу сәфәрдә катнашу бәхетенә иреште.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев