Райондашыбыз халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесендә катнаша
Көн темасы

Райондашыбыз халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесендә катнаша

«Татар кызы – 2026» бәйгесе ярымфиналындаүз төбәкләрендә җиңеп чыккан 18–27 яшьлек 26 кыз катнаша

Халыкара «Татар кызы-2026» бәйгесенең ярымфиналы 24–30 август көннәрендә башкалабызда уза. Анда үз төбәкләрендә җиңеп чыккан 18–27 яшьлек 26 кыз катнаша. Атна дәвамында аларны бай программа — остаханәләр, кызыклы очрашулар һәм төрле яклап сынаулар көтә.

Әлеге этапта җиңү яулаган 12 кыз финалга чыгып, 7–8 октябрьдә Төрекмәнстанда көч сынашачак.

Бәйгедә райондашыбыз, Балтач кызы, республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең җиңүчесе Динә Зарипова да катнаша, аңа уңышлар телибез!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Динә Зарипова

Нет комментариев