Лилия Әскаровадан «Наполеон» торты рецепты
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан «Наполеон» торты рецепты

Тортка кремны жәлләми ягабыз, өстенә валчыкларын сибәбез

Камыр өчен 1 кг катлы камыр (

слоеное тесто) кирәк булачак.

Крем өчен 1 л сөт, 2 йомырка, 0,5 стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы он, 1 кап ваниль алына. Бу кремны ясарга иренсәгез, 1 пачка сыер мае + сгущенка сыларга була.

Камырны җебетәбез, уклау белән җәймибез, духовкада пешереп алабыз. Суынгач һәр җәемне өчкә аерабыз. Валчыкларын уабыз, алары өстенә сибәргә кирәк.

Аерым савытта крем ясыйбыз: 200 мл сөт, йомырка, шикәр комы, ванилин, онны яхшылап төер калдырмый болгатабыз һәм калган сөткә кушып щкрен утта куерганчы болгатабыз. Аннан суытабыз.

Тортка кремны жәлләми ягабыз, өстенә валчыкларын сибәбез. Тәмле булсын! 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев