Миңзифа Гайфетдиновага 95 яшь тулды
Көн темасы

Миңзифа Гайфетдиновага 95 яшь тулды

Карадуган авылында яшүче тыл ветераны Миңзифа Гайфетдинова бүген үзенең 95 яшьлек күркәм юбилеен каршы алды

Чутай авылында туган Миңзифа апа сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә күтәреп, тормыш иптәше Хөрмәтулла белән ил-көннәргә игелекле кыз һәм уллар үстерәләр. Юбиляр бик иртә тол кала, балалары өчен әти-дә, әни дә була.

Миңзифа Гайфетдинованың картлыгында балалар, онык-оныкчыклар хөрмәтендә бик кадерле кеше булып муллыкта, имин елларда яшәве балачагында, яшьлегендә күргәннәренең әҗер-савабы. Бүген Миңзифа әби 14 онык, 29 оныкчык һәм оныкчыгының баласының яраткан дәү әнисе.

Юбилярның 95 яшьлеге район һәм җирле җитәкчелек игътибарыннан читтә калмады: Минзифа апага Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


95 яшь

Нет комментариев