Хезмәт

Иман – аның яшәеше, тәрбиясе, күңел рухы

Көек авылында иман йорты авылның урта тирәсенә салынган. Аны Ленин исемендәге, “Сорнай” җәмгыятенең элекке рәисе Хәкимулла  Сибәгатуллин үзе эшләгән дәвердә – туксанынчы елларда салдырган. Авыл халкы, колхоз хезмәтчәннәре белән берлектә сафка баскан мәчет бүгенге көндә дә игелекле генә эшләп килә. Күңелләрне рухландырып, намазга дәшеп, азан яңгырый, көн дә биш-алты кеше мәчеткә намазга йөри. Алар арасында Көек авылы мәчетенең имамы булып торган Фаяз ага Садыйков та бар.

– Мәчет ачылгач та имам итеп Фәләхетдин ага Фәсхетдиновны куйдылар, – ди Фаяз ага үзе. – Аннан Фәләхетдин ага гаеттә имам булырсың диде. Мин әйтәм, имам булып басармын, ә менә халык без бу имамга оемыйбыз дип чыгып китсә нишләрмен? дидем. Шуннан ул авыл халкы белән сөйләште, халык риза булды, шулай итеп мин имам булып тордым.

Бик нык авыру сәбәпле, Фаяз агага имамлыктан китәргә туры килә. Аннан соң Мансур, хәзер исә Наикъ хәзрәт биредә имам вазифасын башкара. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән Фаяз ага чирен җиңә (үлеп терелде диләр аның хакында). Янәдән мәчеткә биш вакыт намазына йөри, уразасын тота. Тигезлек, бердәмлектә гомер иткән хәләле Зәйтүнә әби белән Аллагы Тәгалә кушканнарны үтәргә тырышып гомер итәләр. Гает бәйрәмнәре җитсә, төп йортта чыжлап коймак пешә, гомер биреп, тәрбияләп үстергән биш ир баланың гаиләсе әткәй-әнкәй янәшәсенә мул сыйлы табынга җыйнала. Әйе, нәкъ менә әткәй-әнкәй янәшәсенә, чөнки Садыйковлар гаиләсендә әлеге сүзләрне еш ишетәсең, төп йорттагы киленнәре Гөләндәм әнә шулай җылы итеп дәшә.

– Гөләндәм безгә килен булып төшкәнче үк шулай дип сөйләштек, – ди  төп йорттагы уллары Рәис Садыйков.– Алайса теге якта да, бу якта да – әни-әти, буталып бетәсең, сүзнең кайсыбызның әти-әнисе турында барганлыгын да аңламаска мөмкин. Гел кайтарып сорап утыру да күңелле түгел. Ә дәү әни белән дәү әти дип бездә олы абый белән олы җиңгине әйтәләр. Шулай сөйләштек дә, Гөләндәм минем әти белән әнигә әткәй-әнкәй дияргә булды.

Чыннан да, матур бит! Яңгыраешлы да, хөрмәт итүе дә ярылып ята. ”Безнең тәрбиячебез ул”, ди Зәйтүнә апа килене хакында. Әлеге мәгънәле сүздә киленнең хезмәтен күрә белү дә, аны якын итү, ярату да ярылып ята. Бик акыллы кайнанага охшап тора ул Зәйтүнә әби. ”Табындагы ризыкны бүлгәндә дә иң беренче өлешне һәрчак киленгә бирдем, – ди.– Кимсенмәсеннәр, дип. Малайлар үзебезнеке, аларга ничек тә ярар дидем. Кемнеңдер кадерле баласы бит ул да”. Биш малай, биш килен. Фаяз абыйның уллары бер-берсенә ярдәмчел, дус, тату булулары белән аерылып торалар. Узган ел менә Балтачта яшәүче иң олы абыйлары Рашит Садыйков кына, Зәйтүнә әби әйтмешли, замана чиреннән вафат булды. Бу урында әби дә, бабай да, Рәис абый да күз яшьләрен тыя алмады.

Рашит армиядән кайтты. Улым, әйдә, йорт салыйк сиңа дидем, – дип искә ала Фаяз абый күз яшьләрен сөртә-сөртә. – Әти, башта төп йортка салыйк, аннан карарбыз, диде. Иске өйне сүттек тә, яңаны җиткердек. 1986 ел иде ул. 1988 елда Балтачта Рашитка салдык. Эшкә тотынганчы ук аңа дигән агачы киселгән, Киров урманыннан ташып куелган иде инде. Бу өйне дә биш малайның кул көче белән салып чыктык.

“Ул елны көз шундый ямьле килде”, дип искә ала Зәйтүнә әби дә. Улларының туганчылыклы булуларына табигать тә куанган, күрәсең.(Мәрхүм Рашит Садыйковны искә алуыбыз рухына изге дога булып барып ирешсен).

Реклама

Әнә шулай, биш малай да бердәмләшеп йорт-җирле була. Фирдәүсе Курмалада, Фидәелләре Балтачта, төпчекләре Рафис та бистәдә башлы-күзле булалар. Төп йортта дүртенче уллары Рәис кала. Милли гореф-гадәтләр буенча төп нигездә төпчек калучан була, тик Садыйковлар әти-әни кануны буенча эш итә.

– Рәиснең кулыннан бөтен эш килә, – ди әни кеше.– Мичче дә ул, ташчы да, эретеп ябыштыручы да. Шуңа әтисе аны калдырырга уйлады. Ә Рафис күңеле белән мәдәният кешесе ул. Укыган, белемле, талант иясе. Хуҗалык эшләренә тартып, аның сәләтенә, талантына зыян китерәсе килмәде.

Фаяз ага гомер буе туган колхозында хезмәт куйган кеше. Атлар җиккән ул. Соңгы елларда хәләле белән фермада үгезләр үрчеткән. Республикада алдынгы урыннарда барган, исемнәре Мактау тактасыннан төшмәгән. Хезмәтләрен күргәннәр, бәяләгәннәр. Эштә дә батыр була белгәннәр, тормышта да матур булганнар. Нинди тәрбияле, эшсөяр, гаилә тоткасы булырлык уллар үстергәннәр бит алар. “Әти безгә бер генә карый иде, ни әйтәсен шундук аңлый идек, – ди улы Рәис абый. – Әни гел, әтиегез, әтиегез, дип үстерде. Беркайчан да бер эшне булмаган әле бу, дип ике кат эшләтмәде әти, әйдә, эшлик, дип, иң беренче үзе барып тотына иде. Кирәк икән кырыс булды, кирәк икән йомшак булды. Ял көне иртәнге чәйдә билгеле була иде инде безнең атна буе ниләр эшләргә кирәклеге. Акчаның тиешлесен әтигә алып кайтып бирдек, кая гына барсак та акчаны артыгы белән бирә, әнә, тәрәз төбенә куйдым, дия иде”.

Шуңа күрә дә, Фаяз абый белән Зәйтүнә апаның биш улы район үзәгенә киемнәр алырга барса да, бергәләшеп бара-ала һәм кайта торган булганнар. Әни кеше улларының әтиләре белән киңәшләшеп-фикерләшеп эшләүләренә куанып яшәгән. Хезмәт хакларын әтиләренә алып кайтып биргән көн бәйрәм кебек тоелган аңа. 59 ел бергә гомер иткән тормышның бер көненнән дә зарланмый Зәйтүнә әби. Фаяз тормыш итәр өчен бик җайлы кеше булды” дип кенә җөпли. Шуңа да адым саен кайгыртуда ул бабаен.

2004 елда Фаяз ага хаҗ кыла. Изге гамәлнең җан рәхәтлекләрен әле дә тәмләп искә ала. Көн дә азан тавышын көтеп алып, мәчеткә ашыга. Аллаһының биргән нигъмәтләренә шөкерана кылып, үзалдына карап, сүзсез генә иман йортына җилкенгән иманлы Фаяз абыйга авылдашлары да иярә. Сугыш башланганчы дөньяга килеп (1940нчы елгы ул), әнисенең язын, черегән бәрәңгедән бер табак коймак пешерүен әле дә онытмаган, тәме тамак төбендә дип гел тәкърарлап торган ил агасының бар ризыкның, тормышның кадерен белеп, уллары һәм аларның гаиләләре белән бергәләп Аллаһы ризалыгы өчен изге гамәлләр кылып яшәве бик тә, бик тә сокланырлык. Хәерле озын гомерләр сезгә, ислам динен үз иткән, аны үстерүгә өлеш керткән, бала, онык тәрбияләүдә әхлак-тәрбия үрнәкләрен үз мисалларында бәян иткән мөхтәрәм өлкәннәр!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: