14 февраль 2020 яңалыклары
-
Рөстәм Нәбиев Варшавадан күңелле хәбәр белән уртаклаша
Хәрби хезмәттә вакытта фаҗига нәтиҗәсендә ике аягын да югалткан, бүгенге көндә блогер буларак танылган Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев Варшавадан сөенечле хәбәр белән уртаклаша.
-
Укытучылар, Чукоткага яисә Мәскәүгә бармыйсызмы?
Рәсәй буенча 2019 елда мәктәп укытучысыныӊ уртача айлык хезмәт хакы 41 116 сум тәшкил иткән, бу узган елга караганда 2697 сумга артык. Бу турыда Росстат сайты хәбәр бирә.
-
"Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына багышланган номерлар аеруча күңел кылларын тибрәтте" (+фото)
31 гыйнвар көнне Яңгул мәдәният йортында, балалар бакчасының "Мин авыл баласы" дип аталган концерт -тамашасы булып узды.
-
“Хезмәт” конкурс уздыра: әйтер сүзебез бар
“Мең батырлык алар кылдылар” дигән Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Хезмәт” газетасы уздыра торган бәйгегә язмалар килә башлады.
-
Бездә хәлләр уңаймы?
Узган ел республикада 24182 пар кавышкан, Балтач районында исә 185 пар гаилә корып яши башлаган. 11 катнаш никах теркәлгән, алдагы елда 8 никах иде.
-
Әфганчыларга машина бирелә?
Иртәгә – 15 февраль көнне Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылганына 31 ел була.
-
Иртәгә әфганчыларга багышланган бәйрәм чарасы була. Кайда? Кайчан?
15 февраль - совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 31 ел тула.
-
Кемнәр ул Бобровлар?
Кемнәр ул Бобровлар? Татарларда, бирәк тэ элекке чын татар авылларында яшәүчеләрдэ бөтенләй дә очрамый торган мондый фамилияне кемнәр йөрткән һәм хәзер дә йөртә соң?Бу сорауларга җапаплар кызыксынган чит кешеләргә генә түгел, туганнарның да күбесенә, бигрәк тә яшь буын вәкилләренә бөтенләй диярлек билгесез... Ә бит бу үзенчәлекле фамилияне йөртүчеләр минем, дөресрәге безнен әбиебез Зәйнәп абыстай Боброва ягыннан халкыбызга, илебезгә бик күп асыл уллар, кызлар биргән борынгы һәм әйтергә кирәк, шактый ук билгеле нәсел кешеләре.
-
Сорау-җавап: Телевизорыгыз күрсәтмиме?! Безгә килеп йөрмәгез...
Бүген редакциябезгә Балтач бистәсенең Тукай урамында яшәүче Хәкимҗан ага Шакиров килде.
-
Якташыбыз Римма Ибраһимова өчен тавыш бирик!
Татарстанда танылган якташлар өчен тавыш бирү бара.
-
Менә шундый Айрат
Килешәсездер, тормышта шундый кешеләр була: алар күзгә-башка артык чалынмый, артыгын сөйләшми, “мин!” дип чәчрәп чыкмый, алдына карап, тыныч кына үз эшен эшли, үзенчә ипләп кенә яши.
-
Иман – аның яшәеше, тәрбиясе, күңел рухы
Көек авылында иман йорты авылның урта тирәсенә салынган. Аны Ленин исемендәге, “Сорнай” җәмгыятенең элекке рәисе Хәкимулла Сибәгатуллин үзе эшләгән дәвердә – туксанынчы елларда салдырган. Авыл халкы, колхоз хезмәтчәннәре белән берлектә сафка баскан мәчет бүгенге көндә дә игелекле генә эшләп килә. Күңелләрне рухландырып, намазга дәшеп, азан яңгырый, көн дә биш-алты кеше мәчеткә намазга йөри. Алар арасында Көек авылы мәчетенең имамы булып торган Фаяз ага Садыйков та бар.
-
Руслан Аушев Казан Кремлендә Әфган сугышы ветераннарын хөрмәтләү тантанасында булачак
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Әфганстан территориясендәге сугышларда үзләрен күрсәткән сугышчы-интернационалистларга бүләкләр тапшырачак.
-
“Хәзер мәхәббәт бик кыска...”
“Хәзер мәхәббәт бик кыска”, диделәр безгә 14 февраль – Гашыйклар көне турында сүз кузгаткач.