Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөһим хәбәр

Бездә хәлләр уңаймы?

Узган ел республикада 24182 пар кавышкан, Балтач районында исә 185 пар гаилә корып яши башлаган. 11 катнаш никах теркәлгән, алдагы елда 8 никах иде.

Быелга чыккач ук, гыйнвар аенда, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә еллык коллегия утырышы узды. Үткән елга нәтиҗәләр ясалды, алдагы елга яңа бурычлар куелды. 2019 елның эш нәтиҗәләре буенча Балтач районының ЗАГС бүлеге икенче урынга лаек булды.

Узган ел республикада 24182 пар кавышкан, Балтач районында исә 185 пар гаилә корып яши башлаган. 11 катнаш никах теркәлгән, алдагы елда 8 никах иде.

– Елдагыча аерылышучылар да аз түгел, – дип уфтана районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова.– Республика буенча 13316 гаилә таркалган, безнең районда 50 гаилә таркалды.

Узган ел белән чагыштырганда аерылышуларның 9 процентка кимүе күзәтелә, әлбәттә. Гаилә кору кыйммәтләре дә үзгәрә. Ун ел элек кенә кызлар 25 яшькә кадәр кияүгә чыгып калырга тырышса, хәзер инде бу алай түгел. Егетләр исә 30 яшьләргә кадәр буйдак булып йөрүне кулайрак күрә башлаган. Сораштыра башласаң, күпчелек егетләр хәзерге хатыннарга яхшы йорт, яхшы хезмәт хакы, затлы кием кирәк, ә безгә эш хакын аз түлиләр дип зарлана (арада шешә кочып йоклау кулайрак диючесе дә очрый), кызлар исә чыгар идем, җүнле кешесе юк, я ир көен көйләп яшисе килми, дип җавап бирә. Районда иң өлкән кияүгә –63, кәләшкә –56 яшь.

Демографик хәлгә килгәндә, Татарстанда туучылар үлүчеләргә караганда күбрәк, бу нисбәттән Балтачта ун елдан артык инде менә уңай хәл күзәтелә. 2019 елның гыйнвареннан башлап, Россиядә РФ Президенты В.В. Путинның инициативасы нигезендә гамәлгә кертелгән 12 өстенлекле милли проектның берсе шулай ук “Демография”гә кагылышлы.

Туучы балалар саны үлүчеләргә караганда күбрәк. 2018 елда район буенча 367 бала, 2019 елда исә 390 нарасый дөньяга аваз салган. Үлүчеләр саны 2018 елда 362, 2019 елда 355 булган. Икенче һәм өченче балалар барлык туучыларның алтмыш процентын тәшкил итә.

– Беренче бала туу очраклары азайды, – ди Зөһрә Әхмәтханова. – Белгечләр моны берничә еллык статистика белән чагыштыра. Әйтик, 2013 елда 26 меңнән артык сабый дөньяга килсә, узган ел аларның саны 13 мең булган. Район халкы шәһәрнекеләргә караганда балаларны күбрәк алып кайта.

Районда иң өлкән әнигә 41 яшь икән. Ул Балтач җирлегендә гомер итә, 5нче баласын алып кайткан.

Иң өлкән әти 55 яшьтә, иң яшь әни – 18, әти 21 яшьтә. Туучы балаларның 54 процентын малайлар, 46сын кызлар тәшкил итә. Районыбызда узган ел 2 игезәк һәм 3 игезәк бала туды. 1990нчы елларда баланы күбрәк 25 яшьлекләр тапса, соңгы елларда моңа 29 яшьтә генә әзер булалар. Моңа, әлбәттә, гаиләне соңрак кору да сәбәпче, диләр җирле ЗАГСта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев