Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Руслан Аушев Казан Кремлендә Әфган сугышы ветераннарын хөрмәтләү тантанасында булачак

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Әфганстан территориясендәге сугышларда үзләрен күрсәткән сугышчы-интернационалистларга бүләкләр тапшырачак.

Татарстан башкаласында 2020 елның 15 февралендә Әфганстаннан совет гаскәрләре чикләнгән контингентны чыгарган көннән 31 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Хезмәт бурычын үтәгән татарстанлылар турындагы традицион митинг 9.00 сәгатьтә Җиңү паркында узачак.

БДБ Хөкүмәтләре башлыклары советы каршындагы Хәрби-интернационалистлар эшләре комитеты рәисе, Советлар Союзы Герое Руслан Аушев  15 февральдә Казан Кремлендә узачак Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр ветераннарын хөрмәтләү тантанасына чакырылган. Шулай ук чарада Азнакайдан герой-разведчик Ильяс Дауди да катнашачак. Ул 1986 елның августында Әфганстанның Герат провинциясендә дошман уты астында мина кырыннан үз ротасындагы каты яраланган өч солдатны алып чыга.

Чарада хәрби хәрәкәтләр ветераннары, шәһәр һәм республика иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре катнашачак. Парк территориясендә кыр кухнясы оештырылачак. Солдат боткасы һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар. Шулай ук Җиңү паркында урнаштырырга ниятләгән әфганчылар хөрмәтенә булачак һәйкәлнең макетын да күрергә мөмкин булачак.

Фото: архив/Александр Эшкинин

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев