Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Менә шундый Айрат

Килешәсездер, тормышта шундый кешеләр була: алар күзгә-башка артык чалынмый, артыгын сөйләшми, “мин!” дип чәчрәп чыкмый, алдына карап, тыныч кына үз эшен эшли, үзенчә ипләп кенә яши.

Гадәттә, “кызыл сүзләр” кебек тоелса да, җәмгыятькә дә, янәшәдәгеләренә дә иң файдалы, аралашу өчен иң рәхәт кешеләр шулар булып чыга. Юкка-барга зарланмый, беркемгә авырлык китерми, беркем белән бәхәскә керми яшәр өчен, билгеле, бик зур сабырлык, ныклык һәм аек акыл кирәк. Шөкер, арабызда андыйлар да бар.

Иске Салавыч егете Айрат Латыйповны мәктәп елларыннан әйбәт беләм. Бер чорда укыдык, аннан соң да бер үк Балтачта эшләгәч, яшәгәч, юллар кисешеп торды. Ул үзе дә әллә каян танып эндәшә, юлда очраса, утыртмый китми. Күргәләп торгангамы, әллә холкындагы тыйнаклык, гадилек үзгәрмәгәнгәме, ул әле дә нәкъ шул мәктәп елларындагы тәртипле бер укучы кебек. Хәер, Габделфәрт абый белән Нурия апа гаиләсендә үскән өч егет тә шундый ук ипле, тәртипле, игелекле булдылар.

Азатлары Казандагы онкология диспансерында күп еллар табиб, медицина фәннәре кандидаты, “Ак чәчәкләр” республика бәйгесе җиңүчеләренең берсе. Барыннан да бигрәк бик күп якташларга авыр чакта һич тә авырсынмый ярдәм кулы сузган олы җанлы райондашыбыз ул. Маратлары да үз һөнәре остасы, өчесе дә үрнәк гаилә башлыклары.Иң сөендергәне һәм сокландырганы: әти-әниләре өч егетне бер-берсенә туганчылыклы итеп үстерә алган. Инде гаиләләре белән бер-берсе өчен җан атып яшиләр, әти-әниләренә игелек күрсәтәләр.

Бу көннәрдә Латыйповлар зур шатлык кичерә: Айратлары “Татарстанның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Әлеге бүләкне Кремльдә, Президент кулыннан алуы икеләтә сөенечле. Торак-коммуналь хуҗалыгында 23 ел инженер-энергетик булып эшләүче Айрат турында җитәкчеләре дә, хезмәттәшләре дә бары тик мактап кына әйтә ала. Тормыш иптәше Фәйрүзә, өч кызы өчен тормышта терәк-таяныч, әти-әнисе, энекәшләре өчен бар яктан үрнәк тә ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев