Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сорау-җавап: Телевизорыгыз күрсәтмиме?! Безгә килеп йөрмәгез...

Бүген редакциябезгә Балтач бистәсенең Тукай урамында яшәүче Хәкимҗан ага Шакиров килде. 

– 1936 елгы мин, сеңлем, 83 яшь инде миңа, – ди ул аптырап йөрүенең сәбәбен әйткәнче.– Телевизорымнан “ТНВ” каналын карый алмыйм, приставкам да бар-барын. Күрсәтми тек күрсәтми. Приставка алган кибеткә дә барып карадым, “ни әйтергә дә белмибез, күп кеше шулай дип килә”, диләр. Кая барырга белмәгәнлектән сезгә килдем. 
83 яшьлек бабайга РУЭСка барыгыз дип әйтергә тел әйләнмәде, кызгандым, РУЭС җитәкчесенә үзебез шалтыраттык. 
– Андый чакта безгә киләсе түгел, – диде җитәкче. – Шәмәрдәндәге телевидение үзәгенә шалтыратырга кирәк. Телефон номеры: 8(843)6232148. Киңәшләрен дә бирәләр, килеп карап та китәргә мөмкиннәр. 
Хәер, цифрлы телевидениегә күчкәнче “Хезмәт”ебез бу хакта аз язмады. 
– Газета укый алмыйм шул хәзер. Эретеп ябыштыручы булып эшли-эшли күз бетте, –дип рәхмәтләрен әйтә-әйтә чыгып китте бабабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев