Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иртәгә әфганчыларга багышланган бәйрәм чарасы була. Кайда? Кайчан?

15 февраль - совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 31 ел тула.

Совет гаскәрләренең Әфгәнстанга кергәнен дә, чыгарылган көнен дә ел да билгеләп үтәргә тырышабыз. Иртәгә дә әфганчы иптәшләр белән “Ватан сакчылары” һәйкәленә менәчәкбез, сугышта үлгән һәм туган ягында мәрхүм булганнарны искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салачакбыз. Бәйрәм чарасы бистә үзәгендәге “Геройлар аллеясы”нда дәвам итә. Аннан соң район мәдәният үзәгендә без – әфганчыларга багышланган бәйрәм чарасы булыр дип көтелә. Хөрмәтле дуслар! Барыгызны да 15 февраль көнне 10.00 сәгатькә “Ватан сакчылары” паркында көтеп калабыз. Елдан-ел сафларыбыз сирәгәя бара, инде менә 40лап иптәшебезне югалттык, 111 кеше калдык. Исән чакта күрешик, сугышчан иптәшләрне искә алыйк, берни дә, беркем дә онытылырга тиеш түгел. Барыгызга да сәламәтлек, исәнлек, саулык, гаилә бәхете теләп калам.

Дилүс Гатиятуллин, район Әфганчылар җәмгыяте рәисе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев