“Хезмәт” конкурс уздыра: әйтер сүзебез бар 
Язмышлар

“Хезмәт” конкурс уздыра: әйтер сүзебез бар 

“Мең батырлык алар кылдылар” дигән Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Хезмәт” газетасы уздыра торган бәйгегә язмалар килә башлады.

Күңелләрдә йөргән патриотлык хисләрен, батырлык-горурлыкларны күреп - укып куанабыз. Ләкин бер үтенечебез бар, зинһар өчен язмаларыгызны электрон вариантта китерегез яисә җибәрегезче! Алга киткән электроника заманында моның әллә ни авырлыгы бардыр дип уйламыйбыз, кирәк кешегә ярдәм итүчеләр дә табылыр, иншалла. Әлеге вариантта килгән язмалар тиз арада басылачак, җыйганны көтеп ятмаячак.

Аңлашып эшләвебезгә ышанып, язмаларны электрон адресыбызга (BaltasiRed2005@yandex.ru) көтеп калабыз.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев