Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Хәзер мәхәббәт бик кыска...” 

“Хәзер мәхәббәт бик кыска”, диделәр безгә 14 февраль – Гашыйклар көне турында сүз кузгаткач.

Ә сез, хөрмәтле укучыларыбыз, ничек уйлыйсыз, чыннан да, кыскарды микәнни ул җырларда җырланган, сәхнәләрдә уйналган сөю хисләре, беркөнлеккә, әллә инде минутлыкка калды микәнни?! Гражданлык мөнәсәбәтләре юнәлешендә эшләүчеләр бу хакта ни уйлый? 
Фирая Хәкимҗанова, озак еллар ЗАГС бүлеген җитәкләгән шәхес, хәзер җәмәгать эшлеклесе: – Кистереп кенә мәхәббәтне бар дип тә, юк дип тә әйтеп булмый.Яшьлектә кавышып, 50-60 ел бергә яшәгәннәр бар дип әйтер, бер - берсенә чын күңелдән гашыйк булып та, шушы хисләрен саклый алмаганнар, юк диярләр. Мәхәббәтне зур сабырлыклар белән генә саклап калып була һәм бу өлкәдә сабыр итә белүчеләр ота. 
Зөһрә Әхмәтханова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе: – 2014 елда – 67, 2015 елда – 40, 2016 елда – 47, 2017 елда – 55, 2018 елда – 55, 2019 елда 50 пар аерылышкан. Менә шуннан нәтиҗә ясагыз инде хәзерге мәхәббәтнең ни дәрәҗәдә икәнлеген. Олылар яшәгән кадәр парлы тормышлар алга таба булырмы-юкмы, хәзерге вәзгыятьтән чыгып әйтүе кыен. Ә шулай да парлыларны Гашыйклар көне белән тәбрик итеп, гомер буе бер-берләрен яратып, бер-берләрен ташламый, бер-берләренә хыянәт итми яшәүләрен телим. 
Марат, 34 яшь: – Мин кавыштыручы да, табыштыручы да, аеручы да түгел, әлбәттә. Әмма мәхәббәт турында фикер белдерә алам. Ярату хәзер дә бар. Әгәр дә ул ихлас һәм ялгансыз-хыянәтсез икән, аның гомере озын, әгәр дә пычракка корылган булса, аны озайтудан мәгънә юк. Яратусыз яшәп булмый бит ул. Шунсыз эш итә, тормыш та бармый, күңел дә үсми, балалар да бәхетле булмый. Яратып яшик. 
Гүзәл, 19 яшь: – Егетемне армиядән көтеп алдым. Дөрес, бер ел инде ул, күп түгел. Мәхәббәт утыбызның дөрләгән чагы. Әгәр дә ул миңа хыянәт итсә, һичьюгы башка кыз белән смс булса да алышса, әлбәттә, мин аны ташлаячакмын, шуңа гаилә корырга ашыкмыйм, ашыкмыйк дим. Ярату күңелдә калса кала инде, бер мин генә түгел андыйлар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев