Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына багышланган номерлар аеруча күңел кылларын тибрәтте" (+фото)

31 гыйнвар көнне  Яңгул мәдәният йортында, балалар бакчасының "Мин авыл баласы" дип аталган концерт -тамашасы булып узды.

Коллектив, балалар, әти-әниләр көче белән оештырылган концерт тамашачы өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әйләнде. Бер-берсенә үрелеп барган җыр, бию, юмор һәммәсе дә үзенчәлекле, матур, эчтәлекле һәм бик оешкан иде, күп хезмәт куелганы күренеп торды.

Бөек Җиңүнең 75 еллынына,ТАССРның 100 еллыгына багышланган номерлар аеруча күңел кылларын тибрәтте. Сугышка озату, сугыш елларын чагылдыру, сугыш дәһшәтен тасвирлау халыкның күңеленә үтеп керде, олы апаларның күзләренә яшь китерде.

Шушы концертка  көчләрен куйган балаларга, Яңгул, Көшкәт авылы әти -әниләренә, биюләрне-жырларны сәхнәгә куйган музыка житәкчесенә, оештыру эшләрендә, костюмнарны әзерләүдә зур көч куйган бакча коллективына, эшмәкәр Марат Әшрәфҗановның безне зурлап биргән бүләгенә,  алкышлар белән кич буе безне сөендергән тамашачыга зур рәхмәт житкерәбез.

Яңгул авылы мәдәният йорты коллективы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев