Начар исем... начар язмыштан яманрак
Кеше туды... Аллаһының рәхмәте белән, “тән” дигән киемгә киенеп, тагын бер җан имтихан өчен дөньяга килде. Ни өчен килде ул? Кайдан килде, яңадан кая китәчәк?
Без матур дип сокланып, ләззәтләре артыннан куа торган, яшәп туеп булмый торган шушы дөньяга килгәч, нигә көлеп җибәрмәде, ә елады?
Бала дөньяга килү белән шайтанны күрә икән. Аның елавы – әти-әнисенә һәм барлык кешеләргә мөрәҗәгате. Бала нинди дөньяга һәм ни өчен килүен сизә. Шуңа күрә: “Газиз әти-әнием, кешеләр, мине бу күңелсез зат карамагына калдырмагыз, туры юлны табарга ярдәм итегез”, – дип бөтен кешелек дөньясына мөрәҗәгать итә.
Бәби туды. Өйгә гаиләгә яңа ямь, юаныч, бәхет өстәлде. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына өстәмә күңелле мәшәкатьләр дә китерде. Аның беренчесе – балага исем кушу. Аңа нинди исем бирергә? Бу сорау һәрбер ата-ананы, баланың өлкән туганнарын уйландыра. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә. Һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә. Һәр кеше үз исеменә шулкадәр күнегә, ул аның туган теленең иң якын, иң газиз, иң кадерле сүзе булып тоела.
Әби-бабаларыбыз элек-электән исем кушуга бик җаваплы караган, исеменең җисеменә туры килүен теләгән һәм тәэмин иткән. Кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: “Начар исем начар язмыштан да яманрак”, – дип әйтелә. Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек үк тәэсир итә. Начар мәгънәле һәм ярамаган исем балага начар йогынты ясый, аның психикасы бозылуга, ямьсез холыклы булуына, авыруларга ансат бирешүенә сәбәп булып тора. Моның хаклыгын бүген фән дә раслады. Галимнәр су кристалларын рәсемгә төшергәннәр. Яхшы сүз әйткәч, дога укыгач, су кристаллары бик күркәм, матур чәчәк рәвешенә кергәннәр һәм ул су кешеләрне дәвалау һәм тынычландыру үзлегенә ия була икән. Әгәр начар сүз әйтсәң, кристалларның сурәте ямьсез хәрәбә хәленә килә һәм ул су кешегә үтергеч дәрәҗәдә начар йогынты ясый. Кеше тәненең 80 проценттан артыгы судан торуын искә калсак, яхшы исемнең никадәр әһәмиятле икәнен аңлавы кыен түгел.
Бүген, кызганычка, электән килгән бик күп матур гадәтләребез югалып барган кебек, күп гаиләләр исем кушуга да җитди карамый. Күбебез кечкенә баланы теләсә кем уйнап карый ала торган аңсыз курчак дип кабул итә. Әти-әниләр генә түгел, әби-бабайлар да бәби алып кайтуны күп вакыт кибеттән курчак алып кайту урынына гына күрә. Менә шул затлы курчакка исем сайлау башлана: Эльвина, Мальвина, Дюймовочка... Әйтерсең, ул бала белән уйнап туйгач, ташлыйсы, әйтерсең, ул баланың шул исем белән картаясы, әби, бабай буласы юк. Габдерәхим Утыз Имәни әл Болгари: “Кыямәттә искә алырлар, исемеңне уртага салып”, – дип язган. Чөнки кабат кубарылган мәхшәр мәйданында да исемебез белән чакырылачакбыз. Димәк, исем мәңгегә бирелә. Шуның өчен дә балага матур исем сайлау фарыз, әти-әнинең бурычы. Дөрес тәрбия бирү дә күркәм исем һәм хәләл ризыктан башлана. Исем шәригатебезгә муафыйк, гарәпчә, татарча күркәм бер мәгънәгә ия булырга тиеш.
Мәхәллә имамын чакырып, уң ягында азан әйтеп уң колагына, сул ягында камәт әйтеп сул колагына, исемең “фәлән” булсын дип өчәр мәртәбә әйтү, балага тәүфыйк-һидаять теләп дога кылу сөннәт. Районыбызда бүген 43 мәчет, һәркайсында диярлек мөфти тарафыннан билгеләнеп, шәһадәтнамә бирелгән имамнар эшли. Исем кушу, җеназа уку, никах уку фәкать шушы имамнар тарафыннан яки алар рөхсәт иткән кешеләр тарафыннан башкарылырга тиеш. Имам рөхсәт иткән кеше булса, ул мәчеттән исем кушу турындагы таныклык һәм китапны алып килә, баланың әти-әнисенә мәчетнең бүләген тапшыра, таныклык бирә, аның исемен мәхәллә китабына теркәп куя, имам аның нинди исем кушканын белеп тора. Менә шушы тәртип үтәлгәндә мәгънәсез исемнәргә урын калмый да инде.
Соңгы вакытларда районыбызда да, республикабызда да матур исемнәр кушу буенча шактый күркәм эшләр эшләнде. Уртак тырышлык белән күркәм исемнәрдән генә торган “Исемең матур, кемнәр куйган?” дигән китап дөнья күрде. Кызганычка, анда да әле берничә ярамаган исем “качып калган”, аларны без имамнарга җиткердек. Ул китаптагы барлык исемнәрне диярлек кушарга була. Исем кушу буенча әти-әни арасында каршылык чыкса, хөкемдар имам була, ул мәгънәви яктан яхшы исемгә өстенлек бирергә тиеш. Икесенең дә мәгънәсе яхшы булса, өстенлек әти кеше теләгән исемгә бирелә.
Кызганычка, кайвакыт 3-4 яшьлек баланы җитәкләп киләләр дә: “Менә мультфильм караганда балабыз шушы исемне ошаткан иде, энесенә яки сеңлесенә шул исемне кушасыбыз килә. Хәзрәт, куш инде”, – дип ялынып-ялварып, кайчакта әле таләп итеп тә торалар. Балага ошаган... ул әле хәерле дигән сүз түгел. Бу балаң бер көн килеп, тәмәкегә, аракыга акча сорар, күңеле булсын дип бирерсеңме?
– Бала кечкенәдән әти-әни сүзе, имам сүзе өстен булырга тиешлеген аңлап үссен – игелекле бала булыр.
Бала язмышы – ил язмышы. Һәрбер әти-әнинең бурычы – үзеннән соң үзенә караганда яхшырак бала тәрбияләп калдыру. Әгәр Аллаһ каршындагы шул бурычыбызны Аллаһ риза булырлык итеп үти алсак, Кыямәт көнендә йөзебез ак булыр, илебезнең, милләтебезнең киләчәге өметле булыр.
Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев