Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Аллаһ безне көн дә сыный

Иң авыр сынаулар пәйгамбәрләр, әүлияләр һәм тәкъвә мөселманнар җилкәсенә төшкәнен беләбез

Әгүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
Бисмилләһиррахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи раббил гәәләмииин, үәссаләәтү үәссәләәмү гәлә расүүлинәә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин. Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ.
Аллаһ Раббыбыз Коръәндә («Мөлек» сүрәсе, 2 нче аять) «Әлләзии халәкаль-мәүтә үәл-хәйәәтә лийәбелүүәкүм әййүкүм әхсәнү гәмәлә», ягъни: «Ул Аллаһ, үлемне һәм тереклекне халикъ кылды, йөкләмәләр йөкләп сезне сынамак өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белмәк өчен», — диде. Әйе, һәркайсыбыз бу дөньяда кунак кына, сыналыр өчен килгәнбез. Аллаһ Раббыбыз һәркемне сыный, берәү дә имтиханнан азат түгел. Төрле кеше төрлечә сынала: берәүләр байлык белән, берәүләр юклык белән, берәүләр хәсрәт белән, берәүләр шатлык белән.


Иң авыр сынаулар пәйгамбәрләр, әүлияләр һәм тәкъвә мөселманнар җилкәсенә төшкәнен беләбез. Мәсәлән, Аллаһ Раббебез Ибраһим галәйһиссәләмне дә төрле юллар белән — патшаны иман китерергә өндәргә кушты, соңрак баласыз булмавы белән сынады. Һәҗәрнең (р. г.) баласы туар вакыты җиткәч тагын сыный: «Яңа туган балаң белән хатыныңны чүлнең кеше яшәми торган җиренә илтеп куй», — ди.
Ибраһим галәйһиссәләм Аллаһ Тәгалә кушкан җиргә хатыны белән баласын илтеп, шунда калдырып китә һәм дога кыла: «Йа Раббым, — ди, — мин Синең кушуың буенча үземнең кавемемнең бер өлешен кыяк үлән дә үсми торган җирдә калдырам. Син, йа Раббым, кешеләрне аларга миһербанлы ит һәм аларның гомеренә җитәрлек ризык насыйп ит», — ди. Һәм төрле маҗаралар, вакыйгалар аша үтеп, Һаҗәр (р. г.) һәм Исмәгыйль галәйһиссәләм калдырылган җирдә бүгенге Мәккә шәһәре барлыкка килә. Шушында бер Аллаһны зурлар өчен Җир шарының төрле почмакларыннан мөселманнар хаҗ кылырга, фәкать Аллаһка гыйбадәт кылыр өчен генә киләләр.


Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәләмне тагын сыный: малаеңны, Минем ризалыгым өчен, корбан чал, — ди. Ибраһим галәйһиссәләм Аллаһның шушы кушуын да үтәргә риза булып, юлга чыга. Белгәнегезчә, Аллаһы Тәгалә кан коюны булдырмый, бары тик сыный гына. Ә Җәбраил фәрештә җәннәттән корбан өчен тәкә китерә: «Алааһү әкбәр! Аллааһү әкбәр!» — дип кычкыра.
Ибраһим галәйһиссәләм малае урынына корбанга тәкә чаласын аңлагач, сөенеченнән: «Ләәә иләәһә илләллааһү үәллааһү әкбәр», — дип әйтә. һәм Исмәгыйль галәйһиссәләм, Аллаһның үзен исән калдырганын белгәч, «Аллааһү әкбәр! Үә лилләәһи хәмде», — ди.
Шушы өч зат: Җәбраил фәрештә, Ибраһим галәй-һиссәләм, Исмәгыйль галәйһиссәләм сүзе бүгенге көнгә кадәр тәкбир булып тора. Безнең өчен Тәшрикъ көннәре дә вәҗиб була. Гарәфә көненең иртәнге намазыннан алып, гаеттән соң 3 көн, дүртенче көнне икенде намазына хәтле һәр фарыз намаздан соң без бер мәртәбә тәкъбир әйтергә тиеш булабыз.
Аллаһ Раббебез Үзенең сөекле пәйгамбәренең газиз баласы аркылы кешеләрне корбанга чалуның ни кадәр авыр эш икәнлеген күрсәтте һәм бу эшне ярамаганлыгын аңлатты. Ибраһим (с. г. в.) заманыннан безгә корбан чалу вәҗиб булып калды. Байлыгы көмеш нисабына җиткән кеше корбан чалырга тиеш. Чалса — саваплы була, чалмаса — зур гөнаһлы. Нисаб күләменә керә торган байлыкка: саклана торган акча, алтын, көмеш, бәллүр әйберләр: стенадагы келәмнәр, картиналар, акцияләр (хатын-кызларның алтын-көмеш бизәнү әйберләре керми), сатарга дип саклана торган тауар, менә шуларның барысы көмеш нисабына җитсә, ул гаиләгә корбан чалу вәҗиб була. Гаиләдә берничә кешенең үз хисабында көмеш нисабына җитәрлек малы булса, һәркайсына да корбан чалу вәҗиб. Байлыгы ул дәрәҗәгә җитмәсә дә, кеше корбан чалса, саваплы була. Андый кеше корбан итен үз гаиләсе белән генә ашаса да дөрес.
Корбан вәҗиб булган кеше итнең өчтән берен өләшеп, өчтән берен кеше җыеп ашатса, өчтән берен үзенә калдырса, саваплы була.


Чалына торган хайванга куелган таләпләр турында һәркем хәбәрдәр, шуңа бу мәсьәләгә тукталып тормыйм. Корбанлык малны гает көнне, гаеттән чыккач, гаетнең икенче, өченче көннәрендә чалу дөрес. Гаетнең өченче көнендә кояш баегач, ахшам намазыннан соң чалу инде дөрес булмый.
Корбан чалучы тәһарәтле булса — әйбәт һәм, һичшиксез, госелле булырга тиеш. Иртәгә гает дигән көнне барыбызда госелләнәбез. Башка вакытта мал суйганда да госелле булу әйбәт. Корбан чалыр алдыннан корбан иясе яки бугазлаучы, хайванга карап, «Әл-Әнгам» («Терлекләр») сүрәсеннән бер аять укый: «Әллаһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббилгәәләмиинә ләә шәриикәләһ». Догасын гарәпчә укый алмаган кеше: «Йа Раббым, бөтен кылган гыйбадәтләребез, укыган намазларыбыз, чалган корбаныбыз — барысы да синең ризалыгың өчен генә, Синең һич тиңдәшең юк», — дип әйтергә тиеш.
Шуннан соң: «Йа Раббым, бер Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, чала торган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал», — дип: «Бисмилләәһи, Аллааһү әкбәр», — дип малны чаласың. Инде кемдер вафат булган әнисе, йә булмаса, әтисе өчен корбан чала икән, «Йа Раббем, бер Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп чалган фәлән улы фәләннең корбанын, фәлән кызы фәлән рухына савап өчен кабул итеп ал», — дип әйтергә кирәк.


Сау-сәламәт ир кеше гаеткә бармаса, үзенең сәламәтлегенә зарар кылган була. Аллаһ Раббыбыз («Ибраһим» сүрәсе, 7 нче аять): «Лә иң шәкәртүм лә әзиидәннәкүм үә лә иң кәфәртүм иннә гәззәәбии ләшәдииде», ягъни: «Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне сезгә арттырырмын, әгәр көферлек кылсагыз, ми¬нем газабым каты», — диде. Гает — ул сөенеч көне, догалар кабул була торган көн. Иртәгә гает дигән көнне һәркайсыбыз госел коенып, икенче көнне тәһарәт алып, пакь киемнәребезне киеп, мәчетләргә иртәнге һәм гает намазларын укырга барыйк. Үзебез өчен, балаларыбыз өчен, якты киләчәк өчен Аллаһка дога кылыйк, шаять, Аллаһның рәхмәтенә ирешербез.
Аллаһ Раббыбыз кылган гыйбадәтләребезне, чалган корбаннарыбызны кабул итсен, Үзенең җәннәтләрендә очрашуларыбызны насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев