Чабудан тартмасын. Бурычка бирмәү — гөнаһмы?
Алдан әйтеп, килешеп куярга кирәк
Бурычлы үлмәс, ди халык. Әҗәт дигәнең һәркемгә таныш. Дөнья булгач, бурычка керергә дә, бурычка бирергә дә туры килә. Динебез моңа нинди мөнәсәбәттә? Бурычка бирмәү — гөнаһмы?
Лаеш районындагы «Ихлас» мәчете имамы Мөдәррис хәзрәт Гыймранов белән шул хакта сөйләштек.
— Әҗәткә биргән өчен әҗер-савап каралганмы? Бурычны вакытында кайтармау гөнаһ саналамы?
— Бурычка бирү — бик зур савап. Ник дигәндә, кеше бу адымга (бурычка акча сорауга), гадәттә, авыр хәлдә калганда, ниндидер җитди мәсьәләне хәл итәргә кирәк булганда бара. Әҗәтне бер сәбәпсез вакытында кайтармау гөнаһ санала.
Әгәр әҗәтне алыр вакыт җитеп тә, бурычлы кеше аны кайтара алмаса, бирүче исә, аның хәленә кереп, вакытны чигерсә, Аллаһы Тәгалә чиксез күп әҗер бирер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәлам бер хәдисендә: «Кем дә кем үзенең мөселман кардәшенең мәсьәләсен, дөнья мәшәкатен чишәргә ярдәм итсә, Аллаһы Тәгалә аның үзенең мәсьәләсен чишәр», — ди.
Шуңа күрә дустыңа, туганыңа, кардәшеңә ярдәм иткән вакытта аңа ярдәм итәм дип түгел, үзеңә булышам дип уйларга кирәк. Кеше Аллаһы ризалыгы өчен башка берәүнең бурычын гафу итә ала икән, Аллаһы Тәгалә каршында чиксез күп савапка ирешә. Бурычны кайтару вакытын кичектереп тору да — савап.
— Бурычка биргәндә, кешенең аны нәрсә өчен, нинди максатта куллануын сорау мәҗбүриме?
— Начар, гөнаһлы әйбер, гамәлләр, дингә каршы килә торган әйберләр өчен бурычка бирергә ярамый. Кешенең әҗәтне нинди максатта файдалану өчен алуын белмәгән вакытта, гөнаһы бурычка алучының үзенә булачак.
— Әгәр кеше бурычка алган кешенең әҗәтен кичерсә, кире кайтарма, дип әйтсә, бу әҗәт теге кешенең өстендә үтәлмәгән бурыч, гөнаһ булып калмыймы?
— Әгәр кеше берәүнең әҗәтен гафу итү түгел, кичектереп кенә торса да, һәр кичектергән саен аңа Аллаһы Тәгалә әҗер бирә, аның эшләрен көйли. Шуңа күрә әҗәткә биреп тору — зур гамәл, аны кичектереп тору — тагын да зур гамәл. Ә инде бурычны кичерү, аны гафу итү — динебездә иң әҗерле гамәлләрнең берсе булып тора. Әҗәтне кичерәбез икән, ул аны алган кеше өстендә дә бурыч булып тормый. Бирүче кичергән икән, димәк аны Аллаһы Тәгалә дә кичергән.
— Мәрхүмнең фанилыкта калган бурычларын кем түләргә тиеш?
— Кеше үлгәч, аның өстендә берничә бурыч (юу, кәфенләү, җеназасын уку һәм ләхет алынган кабергә күмү) бар. Җеназа укып бетергәч, имам: «Яхшы кеше идеме?» — дигәннән соң, «Бу кешенең бурычлары юкмы?» — дип сорый. Бурычка биргән кеше шунда әйтергә тиеш. Юкса бу дөньядан бурычлы килеш китү мәрхүмгә кабердә караңгылык, бер газап булачак. Мәрхүмнең бурычлары калган булса, аны туганнары күтәрергә тиеш.
— Кеше исән чакта, аңа бурычыңны кайтарып өлгерә алмасаң, нишләргә?
— Әҗәткә алган, биргән вакытта килешүне дөрес төзергә кирәк. Кешегә бурычны үзе исән чакта кайтара алмау очрагы да әнә шунда хәл ителергә тиеш. «Бурычны миңа булмаса, минем тормыш иптәшемә, балаларыма кайтарырсың, яисә аны хәйрия итеп башка җиргә күчерерсең», — дип алдан әйтеп, килешеп куярга кирәк. Шуңа күрә үзе исән чакта кешегә бурычын кайтарып өлгерә алмаган очракта аның тормыш иптәше, балалары, якыннарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
— Әти-әни бурычка баласына акча биреп, тегесе кире бирмәсә, гөнаһ буламы?
— Әйе, гөнаһ була. Әти-әни акчаны кире кайтармау шарты белән биргән булса, бер хәл. Әгәр кире кайтару шарты белән, вакытлыча биргән икән, бу гөнаһ булачак.
Автор: Динә Гыйлаҗиева
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/166044/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев