Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

«Ислам моңы» мөнәҗәтләр бәйгесендә хезмәттәшебез җиңү яулады

Зур җиңүең белән ихластан котлыйбыз, Алсу ханым!

2 февральдә, Балтач балалар сәнгать мәктәбе Балтач районы мөхтәсибәте белән берлектә «Ислам моңы» мөнәҗәтләр бәйгесенең гала-концертын уздырды. Бәйгедә районның төрле мәктәп, балалар бакчаларыннан килгән балалар, яшүсмерләр, авыл җирлекләре һәм бистәнең өлкән яшьтәге мөнәҗәт әйтүчеләр катнашты.

Мөнәҗәтләр бәйгесе Татарстанның халык артисты, мөгаллим Миңгол Вәгыйз улы Галиев уздырган мастер-класс белән башланып китте.

Быелгы мөнәҗәтләр бәйгесе аеруча истәлекле булды, чөнки хезмәттәшебез – смм-белгеч Алсу Надршина «Ислам моңы»нда беренче урын яулады. Зур җиңүең белән ихластан котлыйбыз, Алсу ханым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев