Пәйгамбәребездән киңәшләр
«Үзеңә теләгәнне башка кешеләргә да телә — чын мөслим (мөселман) булырсың».
Әбү Һурайра сөйләвенчә, Аллаһның рәсүле (с. г. в.) сәхабәләренә: «Кем миннән әлеге сүзләрне кабул итеп, алар белән гамәл кылыр яки алар белән гамәл кылучыга өйрәтергә алыныр»? — дип сорау бирде. Әбү Һурайра: «Бу мин булачакмын әй Аллаһның рәсүле дип җавап бирдем. Шунда ул минем кулымнан алып, биш киңәш әйтте: Аллаһның харамнарыннан саклан, иң гыйбәдәт кылучы кешеләрдән булырсың. Аллаһ сиңа биргән өлештән риза бул, иң бай кешеләрдән булырсың. Күршеңә яхшылык кыл, чын мөэмин булырсың. Үзеңә теләгәнне башка кешеләргә да телә — чын мөслим (мөселман) булырсың. Һәм күп көлмә, чөнки күп көлү күңелне үтерәдер». (Әхмәд, Тирмизи китерәләр).
«Үзеңә теләгәнне башка кешеләргә да телә — чын мөслим (мөселман) булырсың».
Яшь чакларда, укып йөргәндә, төрле хезмәтләр, рефератлар язарга туры килде. Тәрбия хакында бер хезмәт язганда, төрле совет тәрбиячеләренең китапларын укырга, аларны кулланырга туры килде. Кайсы китап, авторы кем икәнен әйтә алмыйм хәзер, шул китаплардан бер сүз истә калган: «Кешене башкалар янында булганда, яхшылык эшләргә тәрбияләргә була, әмма ул үзе генә калганда, аңа яхшылык эшләргә өйрәтү бик авыр». Әлбәттә авыр, аны күрүче, аны мактаучы, эшен бәяләүчеләр булмаса, ник эшләргә соң ул изгелекне? Ул бит Раббысы аны күрә һәм бу изгелеккә әҗерен Үзе бирер, берәр хәер белән кайтарыр дигән нәрсәне белми шул. Шуңадыр бәлки совет тәрбиячеләре тәрбия ысулы итеп, кешегә үзен, башка берәүнең урынына куеп карарга киңәш итәләр.
Шулай итеп, аның хәленә кереп, кызганып, аңа ярдәмгә ашыгырга тиеш була. Үзеңә теләгән яхшылыкны башкага да телә һәм үзеңә теләмәгән начарлыкны башкага да эшләмә. Тәрбиядә басымны алар шуңа ясыйлар. Тәрбиядә бу ысул совет тәрбиячеләренең яңалыгы түгел. Бу ысулны Пәйгамбәребез (с. г. в.) дә кулланды. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Сездән берәү дә иман китермәс, хәтта үзенә теләгәнне үзенең кардәшенә дә теләмичә». Яки: «Кулында җанымны тотучы Зат белән ант итәм, кол иман китермәс, хәтта үзенә теләгәнне күршесенә дә теләмәсә». Яки әлеге Пәйгамбәребезнең Әбү Һурайрага биргән киңәшләрендә дә: «Үзеңә теләгәнне башка кешеләргә да телә — чын мөслим (мөселман) булырсың» — дигән сүзләр бар. Бу хәдисләрән аңлаганча, камил иманлы, чын мөселман кеше үзе турында гына уйлаучы эгоист була алмый. Бу Пәйгамбәрнең (с. г. в.) юлы түгел.
Үзеңә теләгәнне башка кешеләргә да телә дигән сүз, мин бөтен кешеләрне яратам, мин аларга барысына да яхшылык телим дип сөйләп йөрү түгел. Бөтен кешеләрне дә ярату ул бик җиңел, моның өчен көч түгәргә кирәк түгел. Кардәшеңә яхшылык теләсәң, бу яхшылыкка ирешергә аңа булдыра алганча ярдәм ит. Менә шуңа чакыра безне Пәйгамбәребез (с. г. в.). Бу хакта Пәйгамбәребездән (с. г. в.) бик күп хәдисләр килә, шулардан:
— Кем мөэминне бер дөньяви хәсрәтеннән арындырып шатландырса, Аллаһ аның Кыямәт көнендәге берәр хәсрәтеннән арындырыр. Кем авырлык кичерүчегә ярдәм итсә, Аллаһ аңа дөньяда һәм Ахирәттә дә ярдәм итәр. Кем мөселманның бер гөнаһын яшерсә, Аллаһ аның да бу дөньяда һәм Ахирәттә гөнаһларын яшерер. Аллаһ кешегә ярдәм итәр, әгәр дә ул кардәшенә ярдәм итсә..." (Мөслим).
— Сезгә ярдәм һәм мал, арагызда булган зәгыйфләргә ярдәм итү сәбәпле, бирелми мени? (Бохари).
— Һәр мөселман садәка бирергә тиеш. Әгәр бирергә бер ни дә тапмаса үз куллары белән кәсеп кылсын. Моның белән үзенә дә файда китерер һәм садәкасын да бирер. Әгәр болай эшли алмаса авыр хәлдә калучыга булышсын. Әгәр моны да эшли алмаса, ул вакытта башкаларны яхшылыкка өндәсен. Әгәр моны да эшли алмаса, начарлык кылудан тыелып калсын һәм бу да аңа садәка булып язылыр (Бохари, Мөслим).
— Бер ир Пәйгамбәр (с. г. в.) янына килеп: Әй Аллаһның рәсүле! Аллаһка иң сөекле кешеләр һәм Аллаһка иң сөекле гамәлләр нинди? Ул: Аллаһка иң сөекле кешеләр, башкаларга иң файдалы булганнары. Аллаһка иң сөекле гамәлләр мөселманны шатландыру яки аны авыр хәлдән коткару яки аның әҗәтен түләү яки аны ачлыктан коткару. Кардәшеңнең берәр хаҗәтен үтәү өчен бару, минем өчен бу мәчеттә бер ай чыкмый гыйбәдәт кылудан да сөеклерәктер. (Табарани).
Үзеңә теләгәнне башка кешеләргә да телә дигән сүз — үзеңә теләмәгәнне башкаларга да теләмә, үзеңә теләмәгән начарлыкны алрга да эшләмә — дип тә аңларга кирәк. Пәйгамбәребез безгә бер-беребезгә һәм башкаларга явызлык кылуны катгый тыйды. Бу хакта Пәйгамбәребездән (с. г. в.) күп кисәтүләр килә, шулардан:
— Көнчеләнмәгез, сатканда зур бәяләр куймагыз, бер-берегезгә нәфрәтләнмәгез, бер-берегезгә артыгыз белән борылмагыз, бер-берегезнең сәүдәсе өстеннән сәүдә итмәгез, Аллаһның коллары булган хәлдә кардәшләр булыгыз. Мөселман мөселманның кардәше. Ул аңа явызлык кылмас, ярдәмсез ташлап калдырмас, ул аны алдамас һәм хурламас. Тәкъвалык менә монда ул (дип күкрәгенә күрсәтте). Кешегә явыз булу өчен үзенең мөселман кардәшен түбәнсетү дә җитәдер. Мөселманга икенче мөселманның канын кою, малына кагылу һәм намусын пычрату харамдыр (Мөслим).
— Рәнҗетелгән кешенең каргышыннан саклан, чөнки мондый каргыш белән Аллаһ арасында киртә юктыр (Бохари, Мөслим).
— Мөселман шул булыр — аның кулыннан һәм теленнән башка кешеләр зыян күрмәсләр, ә мөэмин шул булыр — кешеләр үзләренең каннары һәм маллары өчен аннан имин булырлар (Нәсәи).
— Минем өмәтемнән банкрот булган (бөлгән кешенең) шул булыр, ул Кыямәт көнендә хисапка намазы, уразасы, түләгән зәкәте белән килер. Әмма шул ук вакытта ул кемнедер хурлап сүккән яки кемгәдер яла яккан, яки берәүнең малын ашаган, яки берәүнең канын түккән, яки берәүгә суккан булган. Шул сәбәпле аның бер изгелекләре бу (рәнҗетелгәнгә) бирелер, ә бер изгелекләре теге (рәнҗетелгәнгә) бирелер. Әгәр инде рәнҗетелгәннәрнең хак-лары кайтарылып беткәнче аның изгелекләре бетсә, аларның (рәнҗетелгәннәрнең) гөнаһлары алынып, моның өстенә салыныр һәм шуннан соң утка атылыр (Мөслим).
Монда тагын бер мөһим хәдисне өстисем килә. Әбү Үмәмә (р. г.) сөйләвенчә, Пәйгамбәр (с. г. в.) янына бер егет килеп: «Әй Аллаһның рәсүле, миңа зина кылырга рөхсәт бир», — диде. Кешеләр бу сүзләрне ишеткәч, аны сүгәргә тотындылар һәм аны сүздән туктатмакчы булдылар. Пәйгамбәребез (с. г. в.) безгә аның яныннан китәргә кушты һәм аны үз янына утыртып аңа әйтте:
— Син бу эшне анаңа теләр идеңме?
— Юк, валлаһи, Аллаһ мине синең өчен фида кылсын.
— Синең кебек башкалар да үз аналарына бу эшне теләмиләр. Ә син бу эшне кызыңа теләр идеңме?
— Юк, валлаһи, Аллаһ мине синең өчен фида кылсын.
— Синең кебек башкалар да үз кызларына бу эшне теләмиләр. Ә син бу эшне кыз туганыңа теләр идеңме?
— Юк, валлаһи, Аллаһ мине синең өчен фида кылсын.
— Синең кебек башкалар да үз кыз туганнарына бу эшне теләмиләр. Ә син бу эшне атаңның кыз туганына теләр идеңме?
— Юк, валлаһи, Аллаһ мине синең өчен фида кылсын.
— Синең кебек башкалар да үз аталарының кыз туганнарына бу эшне теләмиләр. Ә син бу эшне анаңның кыз туганына теләр идеңме?
— Юк, валлаһи, Аллаһ мине синең өчен фида кылсын.
— Синең кебек башкалар да үз аналарының кыз туганнарына бу эшне теләмиләр.
Шуннан соң Пәйгамбәр (с. г. в.) аның күкрәгенә кулын куеп: «Әй Аллаһым! Аның гөнаһын ярлыка, күңелен пакъла, әгъзасын сакла», — дип дога кылды. Шуннан соң бу егет чит хатыннарга борылып та карамас булды (Әхмәд китерә).
Аллаһ һәр кешенең күңеленә туганда ук нәрсә изгелек һәм нәрсә бозыклык икәнен салып куя. Кеше гөнаһ кылса да, ул күңеле белән бу эшнең начар икәнен белеп кыла. Бу егет зина кылып яшәсә дә, аның начар икәнен белеп эшләде, чөнки зина кылуны ул үзенең якынарына теләмәде. Пәйгамбәребез бу егетне башкалар урынына куеп карап, аларга моның белән нинди хурлык киләсен аңлатып, аны бу эшкә якын да килмәскә тәрбияләде.
Мөселман кеше беркайчан да яхшылыктан башка беркемгә дә, беркайчан да начарлыкны эшләмәс. Әгәр дә кешеләр изгелекне эшләмәсәләр дә, эшлисе килгән әшәкелекләреннән тыелып кына калсалар да, бу җиргә нинди тынычлык һәм иминлек алып килер иде.
Марат Сәйфетдинов,
Балтач Үзәк мәчетенең имамы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев