Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Сәдака турында

Рамил хәзрәт Бикбаев белән әңгәмәне Вакыйф Зәкиев үткәрде

— Рамил хәзрәт, Рамазан айларында һәркем изгелекне күбрәк эшләргә омтыла. Мохтаҗларга матди ярдәм итү, садакалар бирү бу айда аеруча саваплы, дип әйтәбез. Шәригатебездә тиеш булган иң изге гамәлләрнең берсе — садака бирү турында кыскача сөйләшеп узыйк әле.
— Әгүүзү билләәһи мин әш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир рахииим…


Садака ул — байлыкның бер өлешен ихлас күңелдән Аллаһ ризалыгын өмет итеп мохтаҗларга бирү. Әлеге изге гамәл берничә төргә бүленә. Беренчесе — фарыз садака. Аңа зәкят түләү һәм гошер садакасы керә. Аллаһ Тәгалә бу турыда Коръәндә: «Намаз укыгыз һәм зәкят түләгез...» (Бәкара — 43), «Әй иман китергән кешеләр! Үзегез кәсеп кылган һәм без сезгә җирдән чыгарган уңышлардан байлыгыгызны сарыф итегез» (Бәкара — 267), — дип әмер әйтте.
Зәкят түләү фарыз булсын өчен акча билгеле бер күләмгә, ягъни нисабка җитәргә тиеш. Зәкят һәм алда искә алачак фитра садакасы, гыйбәдәт булу сәбәпле, мөселманнарга гына бирелә. Татарстан Диния Назәрәте тарафыннан агымдагы елда зәкәт нисабы алтын белән — 720 000 сум, көмеш белән 57 000 сум, дип билгеләнгән. Ә гади садаканы, нинди дин тотуына карамастан, бөтен мохтаҗ вә фәкыйрь кешеләргә бирергә ярый. Авырлыкка юлыккан, мөселман булмаган кешеләргә садака бирү аеруча зур изгелек булып санала. Гошер садакасына килсәк, ул җыеп алган уңышның уннан бер өлешен мохтаҗларга тарату. Шулай ук шәригатьтә ваҗиб хөкемендә булган садака да бар. Моңа Рамазан аеның ахырында мохтаҗларга фитыр садакасын бирү керә. Ваҗиб гамәл фарыз кебек әмер ителгән гамәл, ләкин аның дәрәҗәсе фарыздан әз генә түбәнрәк. Аны үтәгән өчен савап була, ә үтәмәгән өчен гөнаһ языла. Өченче төр садака нәфел хөкемендәге садака. Моңа үзең теләгән күләмдә мохтаҗларга акча яки башка нәрсәләр белән ярдәм итү керә.


— Фитыр садакасы турында бераз аңлатсагыз... 
— Халыкта «фитыр садакасы», «фитр» исемнәре белән билгеле булган садака әл-фитр — дин күзлегеннән бай саналган кешенең, Рамазан аенда ураза тота алуына Раббысына рәхмәт йөзеннән һәм ураза кимчелекләрен төзәтү өчен билгеле бер кешеләргә биргән садакасы.
— Фитыр садакасы кайчан түләнә?
— Фитыр садакасының вәҗиблеге ураза бәйрәменең беренче көненә туры килсә дә, ул иртәрәк тә бирелергә мөмкин, бу мохтаҗларга бәйрәмгә әзерләнү мөмкинлеге тудыра. Бәйрәм көнендә генә тапшырылса да ярый. Әмма бәйрәм намазы тәмамланганчы бирү — мөстәхәб. Садака ураза бәйрәменең беренче көнендә түләнмәсә, аны бәйрәмнең калган ике көнендә түләү дә ярый. Күп кенә Ислам хокукы галимнәре фикеренчә, фитыр садакасын бәйрәмнән соңгы көннәргә калдыру — мәкрух.
— Фитр садакасын кемнәр түләргә тиеш?
— Асыл ихтыяҗларына булган чыгымнарын һәм әҗәтләрен түләгәннән соң, тиешле нисабы булган мөселман кеше, ураза бәйрәмен каршы алган очракта, үзе өчен һәм үз карамагында булганнар өчен фитыр садакасын түләргә тиеш. Кеше садаканы үзе һәм балигълыкка ирешмәгән балалары өчен дә түли. Әти-әнисе, балигълыкка ирешкән балалары, хатыны, абый-апалары һәм башка туганнары өчен түләү мәҗбүри түгел. Әгәр ул алар өчен түли икән, садака кабул була, бары бу турыда ул туганнарга алдан хәбәр итү тиешле.
— Фитыр садакасын кемнәргә бирергә ярый, кемнәргә бирергә ярамый?
— Фитыр садакасы мөселман кешесе тарафыннан үзе тәэмин итәргә тиеш булмаган кешеләргә бирелә. Хәнәфи галимнәре фикеренчә, фитыр садакасын мохтаҗ булсалар болай да тәэмин итәргә тиешле булган түбәндәге кешеләргә бирү дөрес түгел:
• әниләр, әтиләр, әбиләр, бабайларга;
• уллар, кызларга, аларның балалары, балаларының балаларына;
• ирләр хатыннарына;
• нисабы булган байларга;
• әтиләре бай булган балигълыкка ирешмәгән балаларга.
Фитыр садакасы, гый-бәдәт буларак, алда әйт-кәнебезчә, мөселманнарга гына бирелә.
Зәкәт, фитыр садакасы һәм фидияне әти һәм әни ягыннан абый, апаларга, аларның балалары, киленнәре, кияүләре, ирнең әти-әнисенә, хатынның әти-әнисенә түләү ярый, әгәр алар бай булмасалар.
Садака бер мохтаҗ кешегә яисә берничә мохтаҗ кешегә бирелә ала. Бары бер кешегә бирелгән садака күләме фитыр күләменнән аз булырга тиеш түгел.
Зәкәт һәм фитыр садакасы акчаларын җыеп, аларны мохтаҗлар өчен аерым фондларда саклаучы оешмаларга һәм ышанычлы кешеләргә тапшыру ярый.
Бу елда фитыр садакасы бер кешегә 200 сум, ә зәкәт түләүчеләргә 1100 сум, дип билгеләнгән.
— Шулай ук фидия садакасы турында да искә алдыгыз...
— Фидия — ураза тотуны Аллаһы Тәгаләнең әмере буларак кабул итеп тә, ураза тотарга сәламәтлеге җитмәгәнлектән тотмыйча калган ураза хакын үтәү йөзеннән бирелә торган садака. Быел фидия садакасы күләме — көненә 400 сум. Фидияне Рамазан аенда тотылмаган ураза өчен 30 көнгә тапкырлап, бер көнне, берьюлы бирергә мөмкин. Көн саен бер мохтаҗ кешене ашатса да ярый.
Бу мәсьәләләр буенча ниндидер сораулар булса, урындагы имамнарга мөрәҗәгать итәргә була.
— Әңгәмәгез өчен Аллаһның рәхмәте булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев