Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Чакырып килгәннең аты зур, сөеп килгәннең хакы зур»

«Мәчетебездә Мәүлид бәйрәме узды. Ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар мул итеп әзерләнгән табын артында эчтәлекле, гыйбрәтле вәгазьләр, Коръән аятьләре тыңладылар, бакыйлыкка күчкәннәр рухына догалар кылдылар», – дип хәбәр итәләр Чутай авылыннан.

«Бакчада эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләр, оныкларын бакчага йөртүче дәү әниләр өчен бик тә мәгънәле чара үткәрелде. Кичәдә Җәлил хәзрәт, журналист, дини календарьлар чыгаручы Фәния Хуҗиәхмәт, шагыйрь Марсель Галиев та катнашты. Бакчага балалар китаплары бүләк иттеләр. Һәр балага Мәүлид бәйрәме уңаеннан бүләкләр өләшенде. Бәйрәм чарасы балалар һәм өлкәннәр чыгышы белән үрелеп барды. Кичә мул табыннар артында тәмамланды». – Монысы Бөрбаш авылыннан килеп ирешкән хәбәр.

«Чакырып килгәннең аты зур, сөеп килгәннең хакы зур» – Аланлыларның Мәүлид бәйрәме турындагы хәбәре шулай башлана.  «Мәҗлес өч өлешкә бүленеп уздырылды. Беренчесенә Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев, икенчесенә Җәлил хәзрәт Фазлыев килде. Өченчесе балалар һәм студентлар өчен үткәрелде. Чакырылган шәрәфле кунаклар Пәйгамбәребез (с.г.в.), сабырлык, шөкер итү турында вәгазьләр сөйләделәр. Балалар үз мәҗлесләрендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Табын сәдака бирүчеләрнең акчалары һәм мәчет хисабына уздырылды, корбан итеннән тәгам әзерләнде. Авылыбыз имамы Айрат хәзрәт бу чараны оештыруда күп көч һәм тырышлык куйды. Өстәлләрне әзерләүгә бер төркем апаларның олы хезмәте керде».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев