Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Исемнәр турында сөйләшү

Унбер ел инде Балтач үзәк мәчетендә ел башында имамнар, абыстайлар җыйналып, алдагы елда районда туган балаларга кушылган исемнәргә анализ ясыйлар. Шундый очрашуның быелгысында миңа да катнашырга туры килде.

– Үткән ел районда  туган балаларның 29ына татарча, гарәпчә мәгънәсе күркәм булмаган  исемнәр кушылган. Без бу күрсәткечне киметкән идек бит инде, – дип, үзенең чыгышын күңелсез статистикадан башлады Җәлил хәзрәт Фазлыев. – Мәчетләребездә, имамнарыбызда “Исемең матур, кемнәр куйган?” дигән, күркәм исемнәрдән торган, татарча да, гарәпчә дә мәгънәсе матур булган исемнәр тупланмасы бар. Имамнарыбыз шуның белән эшли дә. Кызганычка, әле әти-әниләр, әби-бабайлар һаман да бу гамәлнең җитдилеге турында уйланмыйлар. Имамнарыбызның урынлы таләбен үзләренең хокукларын кысу дип кабул итәләр. “Безнең балабыз ул, үзебез теләгән исемне куштырабыз”, – дип, теләсә кемнән исем куштыралар. Без инде Индира, Региналардан “киткән” идек бит, үткән ел тагын берничәшәр гаиләдә шушы исемнәрне кушканнар. Диана, Риана, Эмиль, Эльмир, Данис, Аделина, Эвелина, Лаяль дигән исемнәрне дә мөселман баласына бер генә имам да кушмас иде...

Үзләре кушмаса да, мондый исемле сабыйлар теркәлгән авыл имамнарына баш казый исеменнән тәнкыйтьне кабул итәргә туры килде. Шул сәбәпле алар унбер ел рәттән үткәрелә торган “Матур исемнәр” конкурсының чираттагысында бүләксез калды.

Быел матур, мәгънәле исемнәр кушуда беренчелек Иске Салавыч авылында. Биредә ун балага берсеннән-берсе мәгънәле Алия, Мәрьям, Нариман, Рәмис, Фирзәр, Ильяс, Әмир, Асыл, Айзат, Идел исемнәре кушылган. Җыелышта авыл имамы Рәхимҗан хәзрәт, шулай ук Көек, Сәрдегән, Югары Субаш, Көшкәтбаш, Каенсар, Сосна Пүчинкәсе, Кече Лызи, Таузар, Арбаш, Кенәбаш, Түбән Кенә, Куныр, Ярак Чурма, Кили, Чапшар, Нормабаш, Нөнәгәр, Комзавод, Пыжмара, Әтнә, Яңа Салавыч, Смәел, Түнтәр, Арбор, Ор, Түбән Шубан авыллары имамнарының эше дә уңай бәяләнде. Райондашларыбыз бигрәк тә Әмир, Ясминә, Самат, Рузәл, Мәрьям, Сәйдә, Әнвәр исемнәрен якын иткән. Фәйзулла, Аслан, Идел, Айлин, Илзидә, Сәминә, Сәлмә, Әнфәс, Хөсәин, Сара, Ихсан кебек сирәк исемнәр кушучылар да бар.

–Имамнарын хөрмәт итеп, Аллаһ ризалыгын өмет итеп матур исемнәр кушканнары өчен әлеге авылларның халкына Аллаһның рәхмәте булсын, үзләрен һәм балаларын Аллаһ тәүфыйк-һидаятьтән аермасын. Балаларына да исемнәре кебек үк күркәм булып динебезгә, илебезгә, милләтебезгә хезмәт итүче, әти-әниләренә миһербанлы, шәфкатьле, пәйгамбәребезнең өммәте, ислам динен куәтләүчеләр булып яшәргә насыйп булсын, – диде Җәлил хәзрәт.
 

Фото: ринат Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш