Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Хайваннар хакы яки аларның да Аллаһ каршында кадере бар

Кешеләр хайваннар хакында ике якка бәреләләр. Берләре аларны шулкадәр кызгана, аларның итләрен ашаудан, тиреләрен кулланудан баш тарта. Хәтта алар арасында шимпанзены шәхес итеп танырга чакыручылар да бар. Икенчеләре исә, киресенчә, аларны бер дә кызганмый, аларга карата явызлык кыла, рәнҗетә, кирәксезгә үтерә, бер-берсе белән сугыштыралар.

Ислам дине хайваннарга карата алтын урталыкта тора һәм бу проблемага зур әһәмият бирә. Ислам шәригате безгә хайваннарны үз мәнфәгатьләребезгә кулланырга рөхсәт итә һәм шул ук вакытта аларны рәнҗетү, ач тоту, каты эшләтүне, күңел ачу өчен газаплауны тыйды. Хәтта чалган вакытта да үткен пычак белән чалып, азапламауны кайгыртырга тиешбез.

Әлбәттә, кеше хайваннарга караганда өстенрәк зат булып санала, чөнки ул үзенең аңы,  акылы, фикерли белүе, әхлак-әдәбе белән өстен. Аллаһ Коръәндә әйтә: “Җирдә йөрүче нинди генә хайван яки күктә очучы нинди генә кош булмасын, алар сезнең кебек үк бер өммәт булып яшиләрдер” (“Әл-Әнгам”, 38 аять). Бу аять кешенең генә түгел, барлык җан иясенең дә Аллаһ каршында кадере барлыгын күрсәтә, алар да кадер-хөрмәт күрергә хаклары булган затлардыр. Алар хәтта күпмедер аңга ия булып, Раббылары Аллаһка мактау-тәсбихләр дә әйтәләр. “Әллә син күрмисеңме күкләрдә һәм җирдә булган барлык җан иясенең һәм кошларның да күктә канатларын җәйгәндә Аллаһка тәсбих әйткәннәрен? Аларның һәрберсе үзенең намазын һәм тәсбихен беләдер. Аллаһ аларның эшләрен белүчедер” (“Ән-Нур”, 41 аять). Яки: “...Нинди генә нәрсә булмасын, ул Аллаһны мактап Аңа тәсбих әйтәдер. Ләкин сез аларның тәсбихләрен аңламыйсыз” (“Әл-Исра”, 44 аять).

Әмма кеше хайваннардан өстен саналса да, ул үзенең әхлаксызлыгы, явызлыгы, нәфес коткысына төшүе сәбәпле, хайваннардан да түбән тәгәрәргә бик мөмкин. Аллаһ бу хакта әйтә: “... аларның йөрәкләре бар, ләкин алар аңламыйлар. Аларның күзләре бар, ләкин алар күрмиләр, аларның колаклары бар, ләкин алар ишетмиләр. Алар хайваннар кебек, бәлки алардан да адашканрактыр, алар ваемсызлардыр” (“Әл-Әгъраф”, 179 аять).

Бер вакыт Пәйгамбәребез (с.г.в) бер юлчы хакында сөйләде. Ул чүлдә барганда коега очрый. Коега төшеп, су эчеп менгәч, ул дымлы җирне ялаучы этне күрә. Бу юлчы: “Этнең дә минем кебек эчәсе килгән бит”, – дип, эткә дә су алып менү өчен кире коега төшеп китә. Шушы эткә су эчерткәне өчен Аллаһ аның барлык гөнаһларын ярлыкады. Аның янындагылар сорадылар: “Әй, Аллаһның рәсүле, хайваннар өчен дә безгә савап булырмыни?” Ул: “Әйе, һәрбер җан иясендә сезгә савап бар”, – диде (Бухари).

Икенче бер вакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер сарыкны чалырга җыенган кеше янына туктады. Ул сарыкны егып, аягы белән баскан да, сарыкның күз алдында пычагын кайрап тора. Пәйгамбәребез аны шелтәләп: “Сиңа пычагыңны алдан ук кайрарга булмадымы, син аны ике тапкыр үтермәкче буласыңмы?” – диде (Табарани).

“Кем берәр кошны яки хайванны сәбәпсез үтерсә, моның өчен ул Аллаһ каршында хисап тотар”, “Хайваннарга гаделсезлек кылу белән Аллаһның ачуына дучар булмагыз. Алар таза-сау булганда утырып йөрегез һәм таза-сау булганда аларны чалып ашагыз” (Абу Дауд, Әхмәд, Ибн Хиббән). Шулай ук хайваннарның колак, койрыкларын кисеп, аларның тышкы кыяфәтләрен үзгәртү дә тыела. Бу аятьләр һәм хәдисләргә карасак, без башка җан ияләрен явызларча кулланып, аларга зыян һәм рәнҗеш китерергә тиеш түгелбез. Барлык нәрсәләр кебек, хайваннар да безгә вакытлыча гына бирелгән Аллаһның милкедер. Кем Аллаһның милкенә явызлык китерсә, Аллаһ аны җавапка тартыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев