Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Көн дә ифтар. Кайда?

Көтеп алган Рамазан аеның азагына да җиттек. Районыбызда, шөкер, ураза тотучылар, авыз ачтыру мәҗлесләре үткәрүчеләр, тәравих намазларына йөрүчеләр арта бара. Бистәдәге һәм авыллардагы мәчетләребездә дә ифтар мәҗлесләре үткәрү матур гадәткә кереп китте.

Бу яңалыкның башлангычы булган Норма һәм Кариле авылы мәчетләрендә мондый мәҗлесләр дүртенче ел рәттән үткәрелә. Аларда һәр көнне 100әр кешегә авыз ачтыру өчен өстәл хәзерләнә, үтемле вәгазьләр белән кунаклар чакырыла, кичләрен урамнар гөрләп тора... яше, карты, түбәтәйлесе, яулыклысы төнге намаздан кайта.

–Шушындый ифтарлар туганнарның, күршеләрнең, дусларның араларын якынайта. Үткән ел Кариле мәчетендә бер көн дә калмыйча шундый мәҗлесләр үткәрелде, быел да мәчеттә дә, өйләрдә дә күп булды. Кайбер көннәрдә өч төркемгә бүленергә: ике төркем өйләргә, берсе мәчеттә калырга туры килде. Унар гаилә берләшеп, мәчеттә үткәрелгән ифтарга хуҗалар үзләренең туганнарын, дусларын да чакыра. Шул сәбәпле, әллә кайлардан кунаклар кайта. Иң мөһиме, ифтарга, тәравих намазына балалар да, яшьләр дә теләп килә, алай гына да түгел, күбесе яшьләр булуы бик сөендерә. Өстәвенә, йөрүчеләр кимемәде дә, – дип, шатлыгы белән уртаклаша Кариле авылында шушы изге эшләрне оештыруда башлап йөрүче Гөлсем Миннебаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев