Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Коръән ашы

Гадәттә безнең халык өйгә кунак җыеп, вәгазь сөйләтеп, Коръән укытып, дога кылдыруны ярата. Раббыбыз Аллаһ каршында бу гамәл бик мәртәбәле һәм саваплы булып санала. 

Беренчедән: өйгә туганнары, якыннары, дуслары, күршеләре килә. 
Икенчедән: вәгазь сөйләнелә. 
Өченчедән: Коръән укыла. 
Дүртенчедән: дога кылына. 
Бишенчедән: кешеләрнең йөрәкләре берләшеп, дуслыкка-татулыкка ирешеләр. 
Алтынчыдан: гөнаһлар кичерелә. 
Җиденчедән: чир-авыру китә. 
Сигезенчедән: фәрештәләр төшәләр. 
Тугызынчыдан: бәрәкәт иңә. 
Унынчыдан: изге ният-теләк кабул ителә. 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үә сәлләм: “Чакырылган җиргә бар!” - дип әйтте. 
Безнең очрашуыбызның максаты - Раббыбыз Аллаһны искә алу өчен. Үзебезгә якын булган мәрхүмнәрне, аларның рухлары шат булсын диеп, дога кылу һәм исәннәргә дә изге теләктә булу. 
Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте: “Әгәр кешеләр җыелсалар һәм аларның максатлары Аллаһны искә алу булса, күктән бер фәрештә игълан кылыр: “Бу мәҗлестә кемнәр катнаша, аларның гөнаһлары кичерелеп, аның урынына изге гамәлләр кылган шикелле сәвабы язылыр”. 
Шулай ук бу мәҗлесне Аллаһ Үзенең рәхмәте белән уратып ала, бәрәкәт иңә, гөнаһлар кичерелә, Аллаһ горурланып, фәрештәләр алдында шушы җыенда катнашкан кешеләрне исемләп искә ала һәм бу урын да башка җирләр алдында мактанылыр. 
Ибраһим Шаһимәрданов

erid: 2VtzqumtM4F

http://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqwfh92B