Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Җәннәт ачкычы кулыбызда

Рәҗәб аеның 27 нчы көненнән 28сенә каршы кичтә Мигъраҗ кичәсе була. Мигъраҗ – күккә ашу дигән мәгънәне аңлата һәм бу кичә пәйгамбәребез Мөхәммәд хәзрәтләренең күккә ашкан көне.

Аллаһның кодрәте белән ул гадәти булмаган сәфәр кыла. Расүлебез җәннәт белән җәһәннәм галәмәтләрен күрә, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү бәхетенә ирешә.

Бу сөйләшү сүзләрен без барыбыз да намазда, ягъни кагъдәдә, «Әттәхият»кә утыргач әйтәбез. Без өч затның: Аллаһы Тәгаләнең, Пәйгамбәребезнең һәм фәрештәләрнең әйткән сүзләрен кабатлыйбыз, шуңа күрә хәдис-шәрифтә: «Намаз – мөэминнең мигъраҗы», – дип әйтелгән. Димәк, намазда без Аллаһы Тәгалә белән сөйләшәбез, Аңа мөрәҗәгать итәбез, Аннан ярдәм сорыйбыз, Аңа якын булабыз. Шундый олуг бәхеткә көн саен биш тапкыр ирешәбез.

Пәйгамбәребез (с.г.в.), үзенә пәйгамбәрлек иңгәннән соң, ун ел кешеләрне иманга өндәде. Кешеләрне Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә, җәннәт, җәһәннәмнең барлыгына ышанырга өндәде. Яхшылык кылырга кирәген өйрәтте, әмма иманга килүчеләр, иман китерүчеләр гаять дәрәҗә аз иде. Шушының өстәвенә пәйгамбәрлекнең 10 нчы елында Пәйгамбәрне тәрбияләп үстергән, аңа тая-ныч булган агасы Әбү Талиб үлеп китә. Аңа терәк, таянып булган хатыны Хәдичә разыйаллаһү гәнһү вафат була. Шуңа күрә пәйгамбәрлекнең унынчы елын кайгы елы диләр һәм шушыннан соң да Пәйгамбәребезгә бик күп авырлыклар күрергә туры килә. Расүлүллаһ Мәккә шәһәрендәге кешеләрне иманга өнди-өнди гаҗиз булгач, кешеләрне дингә өндәр өчен Зәед бине Харис белән бу каладан ерактарак булган Таиф шәһәренә бара. Анда да бик начар каршылыйлар, ташлар атып, куып җибәрәләр. Пәйгамбәрнең аяклары ярылып, канап бетә, һәм шушы шәһәрдән чыккач, Пәйгамбәребез дога кыла: «Йа, Раббым, – ди, – мин үземнең көчсезлегемнән, гаҗизлегемнән Сиңа сыенам. Йа, Раббым, миңа золымлык, әшәкелек салган кешеләрнең зарарыннан Сиңа сыенам. Йа, Раббым, миңа дөрес юлларны күрсәт. Әллә мин өндәгән дин дөрес түгелме? Әллә минем берәр гаебем бармы?» – дип Аллаһы Тәгаләдән сорый. Аллаһы Тәгалә, Пәйгамбәрнең шушы догасын ишеткәч. Җәбраил фәрештәгә ияртеп, ике тау фәрештәсе җибәрә. «Әгәр,– ди, – Таиф халкына Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нәфрәте зур икән, шушы ике тау фәрештәсе шул шәһәрне балчык белән күмеп куйсыннар, аның кавеме тау астында калсын, һәлак булсыннар», – ди. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм моңа ризалык бирми: «Алар, – ди, – иманга килерләр әле, алар өметсез үк түгел, – ди, – һәлак итмик», – ди. Бу – безнең өчен зур бер гыйбрәт булып тора. Без берәр кешенең кечкенә генә зарарын күрсәк, аннан ничек итеп үч алырга белмибез. Йә булмаса, кеше аркылы гына яман ишетсәк тә, үч алырга йөрибез. Ә менә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм, үзен ташлар атып куып чыгарганнан соң да, Таиф халкын һәлак итүдән баш тарта, үч алмый. Бу хакта Коръәннең «Әлү Гимран» сүрәсе кисәтә (134 нче аять): «Ачуыгызны эчкә алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез, Аллаһы Тәгалә каршысында сөеклеләрдән булырсыз». Аллаһы Тәгалә әйтә: бер авырлык килми, бер җиңеллек килмәс (94:5-6) аятьләр). Пәйгамбәребезнең сабырлыгына бүләк итеп, Аллаһ Тәгалә аңа Рәҗәб аенда Мигъраҗ сәяхәтен ясата.

Аллаһның шушындый бер әмере җитте: Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмне Җәбраил фәрештә боракка (оча торган җан иясенә) атландырып, күккә алып менеп китә. Күкнең беренче катында Пәйгамбәребез Адәм галәйһиссәләм белән очраша, икенче катта – Яхъя һәм Гайсә, өченче катта – Йосыф, дүртенче катта – Идрис, бишенче катта – Һарун бине Гыймран, алтынчы катта Муса галәйһисәләм белән очраша. Башка пәйгамбәрләр белән дә очраша һәм сөйләшә. Пәйгамбәребезгә җәннәт белән җәһәннәм бөтен барлыгы белән күрсәтелә. Җиденче кат күккә күтәрелгәч, Ибраһим (г.с.в.) белән очрашкан. Җәбраил фәрештә: миңа куелган чик шушында бетте, миңа шушыннан атлап чыгарга ярамый, ди. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү бәхетенә ирешә. Аллаһы Тәгалә шушы вакытта Пәйгамбәребездән аның иң зур теләген сорый.

Пәйгамбәребез әйтә: «Йа, Раббым, – ди, – миңа өммәтемне җәннәтле итә торган бер гыйбадәт бир». Аллаһы Тәгалә әйтте: «Тәүлеккә 50 вакыт намаз укысалар, өммәтең җәннәтле булыр», – диде. Пәйгамбәребез шул хәбәрне ишетте дә, сөенеп, китеп барды. Ни өчен риза булды 50 вакыт намазга? Чөнки тәмугның ни нәрсә икәнлеген күрде. Анда эшнең яман икәнлеген күрде. Шундагы дәһшәтне күргәч, Пәйгамбәребез 50 вакыт намазга ризалашты. Әмма кире кайткан юлында Муса галәйһиссәләм очрагач, ул әйтте: «Син Аллаһ хозурына кабаттан бар, синең өммәтең бит кәсеп итә, эшли, гаиләләренең тормышын алып барасылары бар, җирдә яшиселәре бар, алар 50 вакыт намазны үти алмасалар, җәннәткә керә алмаслар. Аллаһы Тәгалә хозурына барып, киметүен сора», — диде. Пәйгамбәребез Аллаһ хозурына кабат барды, биш вакыт намазны киметте Аллаһы Тәгалә. Пәйгамбәребез Аллаһ хозурына кабат-кабат барып намазны киметүен сорады. 9 мәртәбә барганнан соң намаз бишкә калды. Безгә шулай итеп биш вакыт намаз фарыз булды.

Шул Мигъраҗ көне, Мигъраҗ кичәсе бәйрәм безнең өчен. Шушы көнне Аллаһ Тәгалә җәннәткә керә торган юлны күрсәтте, җәннәтнең ачкычын безнең кулыбызга тоттырды. Син акыллы булып яшисең икән, Аллаһ Тәгалә сине акыл белән зиннәтләгән икән, синең өстеңдә биш вакыт фарыз намазың бар. Җәннәткә керим, дисәң, намазны үтәргә тиешсең. Ачкычы үз кулыбызда.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мигъраҗ кичәсе ислам дине