Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сорау – сездән, җавап – бездән

Йортта аш-су калдыклары шактый җыйнала. Мал-туар, кош-корт асрамыйбыз, шуңа күрә кая ташларга белмибез. Каты-коты икмәкләрне әнигә илтәбез, ул язга бәбкәләргә киптерә. Унитазга ташла, без шулай итәбез, диләр.

Алай да эшли алмыйм, чиләкләп әнигә дә ташып булмый. Җиргә дә күмгәләдем, балыклар ашасын дип елгага да аткаладым, кошлар ашар дип карга да ташлап карадым. Тик йөрәгем тыныч түгел, нишләргә икән?

Сорауга Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:
– Әлбәттә, бәдрәфкә ташлау әдәпсезлек. Анда ташларга кирәк түгел. Катканнарын  киптереп, кош-кортка җәйгә дип әзерләп куярга була, ә калган аш-суларны бер савытка салып, урамга чыгарып куярга кирәк, аны барыбер кошлар чүпләп ашый. Шулай итеп, кошларга бирү ягын карарга кирәк. Инде күп ризык каласын беләсең икән, күп итеп пешермәскә, ашарга җитәрлек итеп кенә әзерләү яхшырак булыр.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш