Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сорау – сездән, җавап – бездән

“Күршебезнең эте улый. Улаган саен күңелсез хәбәр ишетәбез. Беләбез, юрарга ярамаганын да, хәерлегә булсын дибез. Әмма дөрескә туры килә бит. Диндә эт улау турында ни диелә?”

“Күршебезнең эте улый. Улаган саен күңелсез хәбәр ишетәбез. Беләбез, юрарга ярамаганын да, хәерлегә булсын дибез. Әмма дөрескә туры килә бит. Диндә эт улау турында ни диелә?”

Газета укучыбыз соравына Үзәк мәчет имамы Рамил хәзрәт Бикбаев аңлатма бирә:
– Динебездә ниндидер җәнлеккә, ниндидер әйбергә, һава торышына карап юрау тыелган. Шуңа күрә, ниндидер әйбергә карап төшенкелеккә бирелү, начарга юрау – бу дөрес түгел, нигезсез эш. Кеше күңеленә начар уйлар, шомнар килә икән, хәерлегә булсын дип, Аллаһка тапшырырга, Аллаһка тәвәккәл кылырга тиешле. Бер җан иясенең улавы кешенең язмышына йогынты ясый алмый. Эт булсынмы, ишәк, әтәч яки сыермы, алар барысы да үзләренең үзенчәлекләре белән табигый тавыш бирәләр. Шуңа күрә аларга игътибар итәргә кирәк түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш