Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ураза кайчан башлана һәм ничә көннән торачак?

Рамазан аеның беренче көне 6нчы майга туры килә.

Бу хакта Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум утырышында әйттеләр. Беренче тәравих намазы 5нче май көнне ястү намазыннан соң укылачак. Ураза ае быел 29 көннән торачак һәм 2019 елның 4 июнь көнендә гает намазы укылачак. Гает намазының вакыты зур шәһәрләр өчен иртәнге 7.00дә, авылларда - кояш чыгып 30 минуттан соң яки мәхәллә халкының бергә килешеп сайланган вакытта уздырылачак.

Быел фитыр сәдакасының минималь күләме былтыргы кебек – 100 сум, зәкят чыгаручыларга – 600 сум. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә фидиянең күләме – 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме 230 мең сумны тәшкил итә, дип хәбәр итә dumrt.ru

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураза