Бу җиңү — укучыларның тырышлыгы һәм тирән белеме генә түгел, ә аларга төпле белем биргән мөгаллимнәрнең дә уртак хезмәт нәтиҗәсе
Инглиз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабында Балтач гимназиясе укучылары зур уңышка иреште.
Җиңүчеләр булып түбәндәге укучылар танылды:
Сәубанова Нәфисә — 4 И сыйныфы;
Әскарова Айзилә — 7 Б сыйныфы.
Призёрлар исемлегендә:
Тәҗиева Ләйсән — 6 нчы сыйныф;
Шәйхиева Илвина — 10 А сыйныфы;
Герасимова Динә — 10 В сыйныфы;
Нәкипова Дилә — 11 А сыйныфы.
Бу җиңү — укучыларның тырышлыгы һәм тирән белеме генә түгел, ә аларга төпле белем биргән мөгаллимнәрнең дә уртак хезмәт нәтиҗәсе. Укучыларны олимпиадага Йосыпова М. Г., Мөкминова М. Г., Әнвәрова Л. Г., Хафизова Л. С. һәм Гыйлметдинова Ф. Ф. әзерләде.
Җиңүчеләрне һәм призёрларны, шулай ук аларның остазларын чын күңелдән котлыйбыз! Алдагы республика этабында да уңышлар, яңа казанышлар телибез.
Нет комментариев