26 ноябрь көнне, район мәдәният үзәгендә Әниләр көне үтте.
Мәдәният

26 ноябрь көнне, район мәдәният үзәгендә Әниләр көне үтте.

Әни — ул кышкы суыкта да җанны җылытырлык учак, көзге яңгырда да күңелгә кояш булып балкыган нур

Шул уңайдан, район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин намуслы нәтиҗәле хезмәтләре, район үсешенә керткән зур өлешләре, район тормышында һәм җәмәгать эшчәнлегендә актив катнашулары өчен
бертөркем гүзәл затларны бүләкләп узды.

🔻Зарипова Зифа Радик кызы — “КФҮ” ДБУ Балтач филиалы бүлеге җитәкчесе — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы председателенең Рәхмәт Хаты;

🔻Нәбиева Лилия Нуретдин кызы — ФБП рәисе урынбасары — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт Хаты;

🔻Хаҗиева Алия Мәгъфур кызы — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Балтач районындагы финанс-икътисад бүлеге консультанты — 
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт Хаты.

Балтач муниципаль районында агросәнәгать комплексының ветеран-юбилярлары:
Ильина Зинаида Яковлевна — Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы җәмгыяте терлекчесе;

🔻Мөбәрәкшина Зөлфия Галимулла кызы — “Борнак” авыл хуҗалыгы җәмгыяте терлекчесе;

🔻Гарифуллина Зөлхия Гали кызы — “Сорнай” авыл хуҗалыгы җәмгыятенең исәп-хисап бухгалтеры;

🔻Нигъмәтҗанова Мәрзия Гыйззәтулла кызы — “Якты юл” авыл хуҗалыгы җәмгыяте сыер савучысы;

🔻Корбангалиева Мәрфуга Галим кызы — “Дуслык” авыл хуҗалыгы җәмгыяте бозау караучысы.

 

Шулай ук бәйрәм чарасында хөрмәтле гүзәл затлар — Мәүлидә Саттар кызы Таҗетдинова һәм Ләйсән Вәгыйзь кызы Зиннәтуллинага “Ана даны — Материнская слава” медале тапшырылды.

🔹Бүгенге көндә Балтач районында 636 күпбалалы гаилә гомер кичерә. Мәртәбәле дәүләт бүләге — “Ана даны” медаленә ия булган әниләр саны 58 гә җитте. Гаилә институтын ныгытуда һәм балалар тәрбияләүдә олы казанышлары өчен районыбыз җирлегендә “Ата-ана даны” ордены белән бүләкләнгән 3 гаилә, “Ата-ана Даны” ордены медале белән бүләкләнгән 1 гаилә гомер кичерә, ике гүзәл затыбыз “Герой — Ана” исеменә лаек булды.

Бүләкләнүчеләрне ихластан котлыйбыз!


Нет комментариев