Мондый очрашулар гаилә җылысын сакларга, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытырга ярдәм итә
Әниләр көне уңаеннан, Балтач Үзәк балалар китапханәсенә Балтач урта мәктәбенең 8 Г сыйныфы укучылары һәм аларның газиз әниләре җыелды.
Чара бик җылы һәм дулкынландыргыч мохиттә башланып китте. Һәр бала өчен әни — иң талантлы, иң сәләтле һәм иң кадерле кеше. Моны катнашучы балалар үз чыгышлары белән тагын бер кат исбатладылар: газиз кешеләренә багышлап, алар күңелгә үтеп керерлек матур шигырьләр сөйләделәр һәм моңлы җырлар башкардылар.
Кичәнең икенче өлеше тагын да күңеллерәк һәм җанлырак булды. Укучылар һәм әниләр бергәләп кызыклы уеннар уйнадылар, табышмакларга җавап эзләделәр.
Мондый очрашулар гаилә җылысын сакларга, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытырга ярдәм итә. Әниләребезгә ныклы сәламәтлек, сабырлык һәм балаларының игелеген күреп яшәүләре насыйп булсын.
Нет комментариев