«Тарих яңара: Карадуганда Мортаза бай кунакханәсе реставрацияләнде»
Җәмгыять

«Тарих яңара: Карадуганда Мортаза бай кунакханәсе реставрацияләнде»

Төрле елларда анда мәктәп, балалар йорты һәм партия райкомы урнашкан булган

‎Карадуган авылында мәдәни мирас объектының ачыкланган статуслы бинасын – «Мортаза байның 1911 елгы кунакханәсе»н реставрацияләү эшләре  тәмамланды. (Мәдәни мирас объектының ачыкланган статусы — ул Бердәм дәүләт реестрына кертелгәнче һәйкәлнең вакытлыча статусы).Бүгенге көндә әлеге бинада Себер тракты һәм Муса Җәлил тарихлары музее урнашкан.
‎
‎351,8 кв. метр мәйданлы бинаны 1911 елда Себер трактының кунак йорты итеп икенче гильдия сәүдәгәр Мортаза Мүләков төзеткән. Төрле елларда анда мәктәп, балалар йорты һәм партия райкомы урнашкан булган.
‎
‎Реставрация барышында бинаның балконлы фасады яңартылды, тәрәзәләр һәм инженерлык челтәрләре алыштырылды. Шулай ук бинаның эчке ягында бизәү эшләре башкарылды, урам яктан керү өлеше яңартылды һәм территория төзекләндерелде.


Нет комментариев