Юлларда — бозлавык. Сак һәм игътибарлы булыгыз
Татарстанда һава торышы үзгәрә. Циклоннар карлы яңгырларга, урыны белән буранга, һава температурасының нормага кадәр төшүенә китерәчәк диелә хәбәрдә.
Чәршәмбе — 25 ноябрьдә көндез аз гына явым-төшем. Термометрның терекөмеш баганасы 0...+3 градус күрсәтәчәк. Төнлә җепшек кар, яңгыр, урыны белән буран, секундына 15–18 метр тизлектә көчле җил. Температура 0...—3 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда — урыны белән бозлавык һәм кар көртләре.
Пәнҗешәмбе — 26 ноябрьдә көндез 0...—5 градус. Республиканың күпчелек территориясендә (төнлә, урыны белән) аз гына кар явып үтәчәк. Һава температурасы 0...—5 градус, төнлә — 2...—7 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, җомга — 27 һәм шимбә — 28 ноябрьдә һава температурасы кимүен дәвам итеп, яңгыр тулысынча карга әйләнәчәк. Көндез —2...—5, төнлә —4...—7 градус көтелә. Юлларда — бозлавык.
Нет комментариев