Сәхнәдәге һәр чыгыш — ул йөрәк түреннән чыккан иң кадерле теләкләр иде
Әниләр көне уңаеннан, Көшкәтбаш авыл мәдәният йортында моңлы, җылы бәйрәм оештырылды.
Концерт Балтач мәдәният йорты үзешчән артистлары, «Балкыш» бию коллективы һәм Көшкәтбаш авылы халкы чыгышы белән үрелеп барды.
Мәдәният йортының залы да бу көнне аеруча ямьле иде: һәр почмактан әниләргә булган рәхмәт, хөрмәт һәм ярату хисләре бөркелеп торды.
Сәхнәдәге һәр чыгыш — ул йөрәк түреннән чыккан иң кадерле теләкләр иде.
«Бу бәйрәмне карап, күңелләребезгә әйтеп бетергесез ял, рухи азык алдык. Балтач мәдәният йорты үзешчән артистлары, «Балкыш» бию коллективы һәм Көшкәтбаш авылы халкының чыгышы кичәбезне чын бәйрәмгә әверелдерде», – ди тамашачылар.
«Оештыручыларга, көчләрен кызганмыйча ярдәм иткән һәркемгә, шулай ук хөрмәт йөзеннән килгән кадерле тамашачыбызга — аеруча зур рәхмәт! Яшь буынның күп булуы сөендерә бит...», – дип өстәде алар.
З. Фазылҗанова фотолары
Нет комментариев