Баланың сәламәтлеге хәрәкәте вә бәрәкәтенә дә бәйле
Сәламәтлек

Баланың сәламәтлеге хәрәкәте вә бәрәкәтенә дә бәйле

Сәламәт булыйк, дус яшик, игелекле эшләр кылыйк!

Район үзәк хастаханәсенең балалар бүлеге дәваханә ачылганнан бирле халыкка игелекле хезмәт күрсәтә. Балаларны дәвалый торган бүлектә иллегә якын ятак исәпләнә, хәзерге вакытта биредә 21 бала дәвалана. Бүлекне балалар табибәсе Ләйсән Ринат кызы Минсафина җитәкли. Көндезге бүлектә табибә Наилә Шәйхиева дәвалый.

Заманында Сәвия Ильясова, Гөлзада Корнилова, Рашидә Нигъмәтҗанова, Елена Шаязданова һәм башка күренекле табибәләр, Лидия Агеева, Галина Исмәгыйлева, Нурания Бариева, Вәсилә Галимҗанова кебек үз эшенең осталары, Зинаида Кушаева, Елена Губанова, Любовь Григорьева, Роза Сабирова кебек бик күп кайгыртучан санитаркалары белән күңелгә бер рәхәт җылылык биреп торучы балалар бүлеге ачылганнан бирле үзенең урынын җуймыйча, районыбыз балаларының сәламәтлеген кайгыртып, ил-көнгә бәрәкәтле балалар үстерүгә ярдәм итеп эшчәнлеген матур гына алып бара. 

Коллектив дус һәм тату

Ачылганнан бирле төрле милләт вәкилләре дус-тату булып эшләделәр һәм әле дә шулай эшлиләр. Мәсәлән, удмурт милләтеннән булган Екатерина Шадрова үзенең бар хезмәт елларын балалар тәрбиясенә багышлады дисәк тә була, бала табу бүлегендә эшләгәндә үк аның сабыйларга карата җылы мөнәсәбәтенә күңелләр сөенә иде. Регина Биганованың да укып бетереп кайтып биредә эшли башлавына да хәйран еллар инде.

Коллектив дус һәм тату

Өлкән шәфкать туташы Римма Сабирова турында үзе бер очерк тудырырга булыр иде, чөнки аның ямьле яшьлек еллары, энергияле вакытлары биредә узды, – сиксәненче еллардан бирле инде Римма ханым балалар сәламәтлеге сагында тора, әле дә һөнәри осталыгы авыр хәлдәге балаларның гомерләрен саклап калырга ярдәм итә. Римма Сабирова белән янәшә Сөнәния Замалиева (Сөнәния апа Казаннан кайтып эшли башлады), Регина Биганова, Екатерина Шадрова, Гүзәл Вахитова (шулай ук бала тудыру бүлегеннән бирегә күчтеләр), Гөлнар Борһанова (моңарчы Балтач мәктәбендә озак еллар хезмәт куйды) игелекле хезмәт юлын үз эшләренә җаваплы карап дәвам итәләр.

Биредә шәфкать туташы булып Римма Мәгъсүмҗанова да намус белән эшләде, тик хәзер ул Балтач мәктәбенә күчте, Гөлнар ханым белән урыннарын гына алыштылар дисәк тә була. Санитаркалар Юля Григорьева, Раушания Саттарова, Люция Иванова, Илсөяр Зарипованың бүлекне чиста-пөхтә тотуда өлешләре гаять тә зур. Биредә эшләүчеләрнең көн тәртипләре шулай корылган, иртән педиатор-табибә балаларның хәлләре белән кызыксына, дәвалауның барышын кабаттан барлый, шәфкать туташлары укол ясый, инфузион система терапиясе үткәрә, даруын бирә, балалар табиб күрсәтмәсе буенча физик дәвалау кабинетына да йөри, массажын ала, тикшеренүләр үтә.

Нигездә, балалар күбрәк сулыш-тын юллары авыруларыннан интегә, ОРВИ кебек салкын тиюләрдән изаланган, ангина, неврология, ашказаны белән авыручылар, ангина, тонзиллит кебек тамак чирләреннән савыга алмый йөргән балалар бүлеккә кереп ятканнан соң, сәламәтләнеп, матурланып, күңел көрлеге белән дәваланып чыгалар. Ә инде аеруча да кискен авыручы балаларны, я савыга алмаучыларны Казанга җибәрәләр, инфекция эләктереп авыруларны исә Саба районына яки Казандага йогышлы авырулар хастаханәсенә юллыйлар, күберәк Казанга әзерлибез диләр.

Ләйсән Минсафина: «Әти-әниләр белән аңлашып эшлибез»

Бүлек мөдире – балалар табибәсе Ләйсән Минсафина белән мәгънәле генә әңгәмә корып алганда аның балаларның сәламәтлегенә түгел, тормышына, үсешенә, киләчәгенә игътибар итүен дә тойдым.

Бүлек мөдире Ләйсән Минсафина

– Кечкенә балалар салкын тиеп авырса, үсә төшкәннәр кан басымы, йөрәк, баш авырулары, аллергия белән киләләр. Балаларда арыганлык бик сизелә, аңын югалтып егылучылар да бар, – ди табибә.

– Атна-ун көн дәваланып чыккач, савыгып китәләр. Көндезге бүлегебезгә йөреп планлы дәвалану курсы узучылар да бар. 7-8 яшькә кадәрге балаларны әнисе, яки әтисе белән салырга мөмкинбез, кайсыберсе ун яшьтә үзләре генә станционар дәвалану алуга сәләтле. Әбиләр дә яткалый. Зурлар үзләре генә ята, бик кирәк булса, әниләре төнгә килергә мөмкин. Әти-әниләр белән аңлашып эшлибез, башка медицина учреждениеләрендә тикшеренү узасылары булса, гариза язып, баланы алып чыгалар, чөнки тәртип шундый. Ятучылар өчен ашауны бик тәмле пешерәләр, бүлмәләр җылы, моң-зарлар була калса, тиз арада хәл итү ягын кайгыртабыз.

Минем әти-әниләргә киңәш бирәсем килә, шөгыльләнегез балаларыгыз белән, безнең районда бөтен мөмкинлекләр дә бар бит. Каладагы кебек зур-зур суммалар дә түлисе, машиналар ташкынында да утырасы юк. Бары тик теләк кенә кирәк, үз балаларым белән паркларга чыгам мин, ә анда бер кеше дә юк, кая сез, кешеләр? дип аптырыйм, шундый рәхәт безнең Балтачта, килегез паркларга, уйнатыгыз балаларыгызны, уйнаганда аларның вак һәм зур моторикалары үсеш ала бит.

Сәламәтлекнең 80 проценты дөрес тукланудан тора

Нинди генә спорт төрләре юк бит бездә, шөгыльлән генә, музыка мәктәбе эшләп тора, мәдәният үзгендәге түгәрәкләрнең дә туктаганы юк. Спорт белән шөгыльләнгән, җыр-музыкага, биюгә йөргән бала ул бөтенләй икенче, аның дөньяга карашы да башкача формалаша, сәламәтлеге дә какшамый.

Балалар бүлегенең шәфкать туташлары

Әйе, спорт та, башка шөгыльләр дә нык ихтыяр көче сорый, балага ошамаска, ул арырга мөмкин, әмма әти-әнигә кайбер вакытларда кырыс та була белергә кирәк, баланың киреләнү агымына ияреп барсаң, ул гел шуны куарга мөмкин. Барасым килми дигәненә каршы, “Син барырга тиеш!” дигән сүзне катгый рәвештә әйтә белергә кирәк. Аннан балалар ашамый, ди әниләр, тәмле итеп пешергән ашауны бала ничек ашамаска мөмкин инде!

Сәламәтлекнең 80 проценты дөрес тукланудан тора, ярар, 20 проценты фастфудтан торсын, ди, син ашатмасаң да бала аны барыбер туган көн бәйрәмнәрендә ашарга мөмкин. Ит ашамый балалар, ә иттә аксым күп, шуңа күрә ничек тә баланың организмына итне кертергә кирәк, фарш итепме анда, фрикадельки рәвешендәме, ничек тә балага аксым керсен. Бала ашамый икән, димәк ул нидер авыз эчендә кетер-метер китереп йөри, печенье, ипи кимереп йөрүдән туктатсагыз әйбәт булыр, һичьюгы өстәлгә вак-вак итеп кәбестә, кишер турап куегыз, суган турап куйсагыз да ашарга мөмкин алар.

Иң мөһиме, аппетитлары югалмасын. Аннан тавык ите генә ярата безнең балалар, диләр, тавык итендә организмга кирәкле файдалы элементлар юк, үзләре үстергән йорт тавыклары ярый инде, ә инде, сатарга дип биокушылмалар ярдәмендә үстергән чебиләргә, гомумән дә, кызыгырга кирәкми.

Аннан соң балаларны ничек тә телефонннан арындырырга киңәш итәр идем, чөнки алар гел телефонда утырырга яраталар, бу бер дә юньлегә илтми, кичке сигездән соң телефоннарны алып куярга кирәк, мин беләм, кайбер балалар төнге сәгать 12гә кадәр телефонда утыра да, 6 сәгать кенә йоклый, әлбәттә, ул хәлсезләнә, әйтә алмый бит ул мин төне буе телефонда утырдым дип.

Һәм менә шул тиешле сәгатьне йокламау, файдалы ризыкларны ашамау яшь организмда җыела килә дә, аннан инде чир булып чыга. Әти-әниләр мин әйткәннәргә аеруча да игътибарлы булсыннар, балаларын А,В,Д,Е витаминнарыннан аермасыннар иде, сентябрьдә дә хәзер рәхәтләнеп кыяр белән помидор ашап була. Дөрес, аңлыйм мин, хатын-кызларыбзга җиңел түгел, әмма сау-сәламәт бала үстерү өчен безгә, һичшиксез, тырышырга кирәк, әлбәттә, әтиләр, әби-бабалар ярдәме белән.

...Раушания апалары дәваланучы балаларны тәмле итеп ашатты, Катя апалары чираттагы процедураларны йөгерә-йөгерә, киңәшләшә- киңәшләгә барлады, сменалар да алышынды, яңа апалар килде эшкә. Ләйсән Ринатовна да бүлектә килеп туган мәсьәләләрне хәл итәргә ашыкты, Римма Сабирова бер баланы Казанга әзерли, сөйләшергә, документларын тутырырга кирәк, илтеп куйган очракта килеп туган киртәләрне дә җайлап кына хәл итәсе булмагае, кайчаклар да килдеңме, рәхим ит, дип тормыйлар.

Балаларының хәлләрен белергә әти-әниләр дә килеп тора, әнә, үпкәсенә салкын тигән Әмирханның әнисе төшке ялында килгән иде, әтисе эштән соң кергән. Бәхетле хәзерге балалар. Һәр бала да бәхетле булсын, ә аның өчен сәламәтлекнең иң кадерле байлык икәнлеген аңлап яшәү кирәк. Балалар бүлегендә эшләүче хезмәткәрләр дә шул теләктә – сәламәт булыйк, дус яшик, игелекле эшләр кылыйк, ди алар да. Ә без үз чиратыбызда игелекле һөнәр ияләренә рәхмәтләребезне белдерәбез, эшләре тыныч булсын, һәр көннәре куаныч белән узсын, гаиләләре имин булсын.


балалар бүлеге

Нет комментариев