Семинарның теоретик өлеше Пыжмара клубында дәвам итте
Бүген "Кама" хуҗалыгында авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы сакланышка кую һәм 2027 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар үткәрелде. Анда район хуҗалыкларыннан баш инженерлар һәм машина-трактор паркы мөдирләре катнашты. Әлеге семинар эше белән танышырга авыл хуҗалыгы министрлыгы белгече Александр Владимирович Березин килгән иде. Алга китеп шуны ассызыклап узасы килә, ул үз чыгышында семинарга бик югары бәя биреп узды.
Семинар барышында "Кама" хуҗалыгының баш инженеры Рамил Хөсәенов башта ачык паркта торучы тагылмалы агрегатлар белән аннан яңа салынган ангар белән таныштырып узды. Әлеге ангарга хуҗалыкның бөтен төр тракторлары куела, бу иң беренче чиратта транспорт чараларын ачык һавада тотудан саклау өчен эшләнгән.
Хуҗалыкның гаражында бүгенге көндә эшләр гөрли, тракторлар, тырмалар ремонтлана. Эшләүчеләр өчен бөтен төр уңайлыклар да тудырылган, гаражлар җылы, хәтта душлары да бар.
Семинарның теоретик өлеше Пыжмара клубында дәвам итте. Мәдәният хезмәткәрләре чараны матур итеп башлап җибәрделәр.
Семинар турында тулырак "Хезмәт" газетасының алдагы саныннан укый аласыз.
Нет комментариев