Ришвәтчелек, вазифаи хәлне явыз ният белән файдалану һәм башка коррупция җинаятьләре фактлары турында мәгълүматка ия булган гражданнар 8 (84368) 2-44-76 телефоны буенча шалтырата ала
Коррупция — ул эш урыныннан явыз ният белән файдалану, шулай ук физик затның законлы җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләренә каршы килеп, үз вазифаи урыныннан законсыз файдалануы. Мондый файда төрле рәвешләрдә чагылыш табарга мөмкин: ришвәт алудан һәм акча үзләштерүдән алып, дусларга һәм туганнарга законсыз ярдәм күрсәтүгә кадәр.
Коррупциягә каршы көрәшнең нигезе — аны системалы, даими алып бару. Бу исә кылынган хокук бозулар өчен җәза бирү белән генә чикләнми, ә аларны булдырмый калуга да юнәлтелгән. Бу өлкәдә реаль нәтиҗәләргә бары тик гражданнарның киң катнашында гына ирешеп була. Шуңа күрә һәркем мондый фактлар турында кая хәбәр итәргә кирәклеген белергә һәм хәбәр итәргә тиеш.
Иң элек, телдән яки язмача гариза белән Россия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органына (полициягә) яки прокуратурага мөрәҗәгать итәргә була(Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге, Балтач районы прокуратурасы). Моннан тыш, һәр оешманың мәгълүмати стендларында коррупциягә каршы хокукый тәэмин итү, шулай ук "ышаныч телефоны" һәм коррупция мәсьәләләре буенча "мөрәҗәгатьләр өчен тартма" эше турында мәгълүмат урнаштырылган. Язмача мөрәҗәгатьләрне шул тартмага салырга була.

Районыбызда коррупция турында хәбәрләрне җиткерү өчен "Ышаныч тартмалары" түбәндәге адреслар буенча урнаштырылган:
- Балтач район башкарма комитеты бинасының беренче катындагы фойеда (адресы: Балтач бистәсе, Ленин ур., 42 нче йорт);
- оешма җитәкчесе белән килештереп "Балтач Үзәк район хастаханәсе" бинасы фойесында (адресы: Балтач бистәсе., Ленин ур., 1 нче йорт) .
Ришвәтчелек, вазифаи хәлне явыз ният белән файдалану һәм башка коррупция җинаятьләре фактлары турында мәгълүматка ия булган гражданнар 8 (84368) 2-44-76 телефоны буенча шалтырата ала.
Мин, Балтач муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Энҗе Гарипова, шалтыратуларны эш көннәрендә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр шәхсән кабул итәм.
Энҗе Гарипова,
Балтач район башлыгы ярдәмчесе
Нет комментариев