Үз яхшылыклары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын
Күршеләрем туганнардай якын миңа! Алсу һәм Таһир Вәлиевлар инде ничәмә еллар буена хәлләремне белеп, ярдәм итеп яшиләр.
Кирәк икән даруын да алып кайталар, кибеттән продукциясен дә минуты-секунды белән кайтарып бирәләр.
Әз генә күренми торсам, шунда ук кереп җитәләр. Рәхмәт аларга, үз яхшылыклары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Минзакир Сафиуллин,
Балтач бистәсе
Нет комментариев