Төбәкара фәнни-гамәли конференция Казан шәһәрендә узды
Казан шәһәре Совет муниципаль районының М.И.Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиясендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләрен формалаштыру, күренекле шәхесләренең иҗатын барлау, өйрәнү, пропагандалау максатыннан «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
Балтач урта мәктәбенең 7 нче сыйныфы укучысы Гыйләҗева Дилә (укытучылары Шәйхетдинова Л. Р., Мөхәммәтгалиева А. Д.) конференциядә призлы урын яулады.
“М.И. Мәхмүтовның фәнни эшчәнлеге эзләреннән” секциясендә чыгыш ясап, Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы да Мәгариф һәм фән минстрлыгының призер дипломына лаек булды. Котлыйбыз!
Нет комментариев