Яңа нормативларны 2027 елның 1 июленнән кертергә планлаштыралар
Татарстанда күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен каты коммуналь калдыкларны туплау нормативын дүрттән бер өлешкә диярлек киметергә планлаштыралар. Тиешле карар проектын республика Министрлар Кабинеты әзерләде.
Документ нигезендә, яңа норматив бер кешегә елына 1,82 кубометр яки 219 кг калдык тәшкил итәчәк. Хәзер күрсәткеч 2,36 кубометрга тигез. Шәхси йортларда яшәүчеләр өчен норматив елына бер кешегә 2,12 кубометр (257 кг) дәрәҗәсендә билгеләнәчәк.
Шулай ук проектта оешмалар өчен нормативлар да каралган. Азык-төлек кибетләре өчен күрсәткеч мәйданның квадрат метрына елына 0,32 кубометр, кафе һәм рестораннар өчен — 0,2 кубометр, офислар өчен – 0,05 кубометр тәшкил итәчәк.
Үзгәрешләр чагыштырма анализ методына күчү белән бәйле, ул нормативларны натураль үлчәүләр үткәрмичә генә исәпләргә мөмкинлек бирә.
Вести Татарстан
Нет комментариев