Конкурсантлар өч мәйданчыкта 9 номинациядә көч сынаштылар
13-14 ноябрьдә Татарстанда Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында эшләүче яшь белгечләр арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» республика һөнәри осталык конкурсы узды. Конкурска 253 гариза кергән. Финал сынауларында республиканың 35 муниципаль районыннан һәм Казан шәһәреннән 176 яшь белгеч катнашты. Иң күп катнашучылар Балтач, Кукмара һәм Арча районнарында булды.
Конкурсантлар өч мәйданчыкта 9 номинациядә көч сынаштылар. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров тапшырды.
«Машина белән сыер савуның иң яхшы операторы» номинациясендә Галиева Зөлфия Альберт кызы (Тимирязев исемендәге хуҗалык) – икенче, «Иң яхшы агроном» номинациясендә Хәкимов Фирдүс Фидаил улы («Татарстан» җәмгыяте) – икенче, «Иң яхшы инженер-механик» номинациясендә Константинов Руслан Иванович («Активист») – икенче, Әхмәдиев Илназ Рәдиф улы («Татарстан» җәмгыяте) өченче, «Иң яхшы механизатор» номинациясендә Галимҗанов Фирдүс Флүн улы («Татарстан» җәмгыяте – икенче, Хәйруллин Илшат Илдус улы («Арбор» җәмгыяте) өченче урын яулады. Котлыйбыз!
Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм призлар алды. Тантана бәйрәм концерты белән тәмамланды: конкурста катнашучыларны Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов котлады.
Нет комментариев