Балтачлылар Чаллы шәһәрендә узган йөзү турнирында катнашты
Спорт

Балтачлылар Чаллы шәһәрендә узган йөзү турнирында катнашты

Турнирда балтачлылар уңышлы чыгыш ясады

13-14 нче ноябрь көннәрендә Чаллы шәһәрендә диңгез пехотасы ветераннары призларына йөзү буенча турнир узды.

Турнирда балтачлылар уңышлы чыгыш ясады.

2012 нче елгылар арасында Зиатдинов Адиль (Балтач мәктәбе) 1 нче урын - күп төрле дистанцияларда комплекс йөзүдә.

Турнирда балтачлылар уңышлы чыгыш ясады

 2013 нче елгылар арасында Гарипов Илназ (Балтач гимназиясе) 1 нче урын - күп төрле дистанцияларда аркада йөзүдә; Зарипова Нәргизә (Балтач гимназиясе) 1 нче урын - күп төрле дистанцияларда брасс; Фәләхов Адель (Норма мәктәбе) 3 нче урын - күп төрле дистанцияларда брасс; Габдрахманова Мәдинә (Балтач гимназиясе) 3 нче урын - күп төрле дистанцияларда аркада йөзүдә. 

Турнирда балтачлылар уңышлы чыгыш ясады

2014 нче елгылар арасында Исрафилов Әнвәр (Норма мәктәбе) 3 нче урын - күп төрле дистанцияларда ирекле стильдә йөзүдә.

2016 нчы елгылар арасында Минсафин Радель (Балтач мәктәбе) 2 нче урын - күп төрле дистанцияларда аркада йөзүдә.

4х50м эстафета йөзүдә Балтач районы командасы 2 нче урынны яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз!


Нет комментариев