Таһир Галимҗан улының зур тырышлыгы һәм матди ярдәме белән 2004 елда туган авылында Аллаһы йорты — «Рабига апа» мәчете сафка басты
Бүген районыбызның күренекле улы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Һадиев Таһир Галимҗан улы күркәм юбилеен — 75 яшьлеген билгеләп үтә.
Таһир әфәнде Чепья авылында туган. Ул — бик бай һәм мактаулы хезмәт юлы узган шәхес. Аның тормыш биографиясендә Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты булып ике тапкыр сайлануы да, Казанда төзелгән якташлар җәмгыятенең беренче рәисе буларак, башкаладагы балтачларны туплау өчен зур көч куюы да чагылыш тапкан. Туган якка мәхәббәте аны игелекле эшләргә рухландырган.
Таһир Галимҗан улының зур тырышлыгы һәм матди ярдәме белән 2004 елда туган авылында Аллаһы йорты — "Рабига апа" мәчете сафка басты. Изге йорт аның әнисе, тумышы белән Арбор авылыннан булган Рабига апа истәлегенә аталган.
Якташыбыз Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнгән шәхес.
Хөрмәтле Таһир Галимҗан улы! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сезгә күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, хәләл җефетегез белән тигезлектә, балаларыгыз һәм оныкларыгызның игелеген күреп, шатлык-куанычлы озын гомерләр насыйп итсен!
Нет комментариев